Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 29нчы көнендә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә»: әһәмияте, өстәмәләр, гамәлгә ашыру перспективалары» дигән темага матбугат конференциясе уздырылды. Журналистларның сорауларына очрашуның спикерлары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үткәнчә, «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә» – бик әһәмиятле һәм мөһим документ: «Нигезләмә имамнар арасында вак кына мәсьәләләрдә бәхәс, бүленеш килеп чыкмасын, бердәмлек булсын өчен, шулай ук урыннарда вәсвәсәләргә юл куймау максатыннан, эшләнде», – диде ул.
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да имамнар арасында бу документка ихтыяҗ зур булганлыгына игътибар юнәлтте. Ул Нигезләмәнең беренчел вариантының 2014 елда кабул ителүен искәртеп, документның хәзерге редакциясе шактый камилләштерелде, бүгенге көн ихтыяҗларын исәпкә алып, тулыландырылды, дип ассызыклады.
Рөстәм хәзрәт, журналистларның «Нигезләмәдә татар теленә кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан нинди урын бирелә?» дигән соравына җавап биреп: «Документта республика мәчетләрендә җомга һәм гает намазларының вәгазьләрен татар телендә алып барылырга тиешлеге аерым ачык язылган. Татар телен белмәгән кешеләргә бу телебезне өйрәнү өчен бер этәргеч булып торачак», – диде.
Булат хәзрәт Мөбәрәков әйтүенчә, Нигезләмә мөселманнарның көндәлек тормышындагы иң әһәмиятле гыйбадәтләрне, йолаларга кагылышлы хөкемнәрне әһле сөннәт вәл җәмәгать мәзһәбенә туры килгән бер тәртипкә сала. Ул ассызыклап узганча, никах һәм талак мәсьәләләре документның иң мөһим бүлекләре булып тора: «Бүгенге яшьләр бергә тормыш корганнан соң, гаиләне саклап калу мәсьәләсендә үзләрен җавапсыз тота. Моны истә тотып, нигезләмәдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу хөкемнәре имамнарга, бигрәк тә казыйларга, өстәмә ярдәмче чаралар буларак, формалаштырылды», – диде ул.
Нигезләмәнең исем кушу кагыйдәләре турындагы бүлеге дә игътибарга лаек. Аерым алганда, анда исемнең Ислам дине традицияләренә туры килергә тиешлеге ассызыклана. Әгәр дә баланың әти-әнисе Ислам принципларына каршы килә торган исем сайласа, имам аларга башка традицион мөселман исемен сайларга ярдәм итәргә бурычлы. Бу уңайдан Җәлил хәзрәт әлеге мәсьәләнең шулай ук бик мөһим булуын билгеләп, яңа туган сабыйга кушарга ярый торган исемнәрнең критерийларына тукталды.
Исем дөрес булсын, ул татарча, гарәпчә яки фарсыча, матур мәгънәгә ия булырга тиеш, – дигән теләген җиткерде ул. - Хәзер, гадәттә, туу турындагы таныклыкны бала тудыру йортында ук биреп кайтаралар. Анда инде сабыйның исеме язылган була. Шуңа күрә әти-әниләр, бала тудыру йортына барганчы ук, сабыйга кушыласы исем турында мулла белән киңәшләшсен иде.
Журналистларны өчесе, җидесе, кырыгы, елы уңаеннан үткәрелә торган традицион искә алу мәҗлесләренә кагылышлы сорау да кызыксындырды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Нигезләмәдә бу мәсьәләнең аерым бүлек буларак урын алуын билгеләп: «Шәригатьтә милләтнең дингә каршы килмәгән гореф-гадәтләре нигез булып санала. Әлеге мәҗлесләр - халкыбызның ислам дине кабул ителгән чордан ук сакланып килгән традициясе, шуңа күрә аларны үткәрү кирәк», – диде.
Моңа өстәп, Җәлил хәзрәт: «Мәҗлескә кунак җыеп сыйлау, вәгазь сөйләү, Коръән уку, сәдака бирү, дога кылу тыелмаган. Димәк, болар – бидгать түгел», – диде. Булат хәзрәт Мөбәрәков ачыклык керткәнчә, бидгать Пәйгамбәребездән ﷺ билгеле булган Сөннәтне юкка чыгару дигәнне аңлата.
Өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү татар халкы тарафыннан динне саклау факторы буларак билгеләнгән. Бу мәҗлесләрдә Аллаһы Тәгалә тыйган гамәлләр кылмасак, аларны үткәрү берничек тә бидгать була алмый», – диде ул. Булат хәзрәт Нигезләмәгә әлеге мәҗлесләрне уздыру вакытының да кертелүен, моның бу уңайдан кешеләр арасында бәхәс чыкмасын өчен эшләнүен әйтеп узды. Ул каршы фикердә булучыларга Голәмәләр шурасына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, барлык дәлилләребез бар, без бәхәскә һәрвакыт әзер, диде.
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин имамнарның, кабул ителгән Нигезләмәгә таянып халыкка хезмәт итү нәтиҗәсендә ыгы-зыгыларга нокта куелачагына, күп проблемаларның хәл ителәчәгенә ышануын белдерде. Аның сүзләренчә, Нигезләмә имамнар эшчәнлегендә кулланыла торган төп документ булса, хәзерге вакытта нәзарәт тарафыннан мөселманнарның киң катламына юнәлтелгән “Фәтвалар китабы” әзерләнә. Анда Татарстан мөселманнары арасында иң киң таралган бәхәсле мәсьәләләр буенча чыгарылган фәтвалар урын алачак.
“ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” быел гыйнвар аенда Татарстан Республикасында фикер алышулардан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында расланганнан соң, гамәлгә керде. Документ нигезле характерга ия, ул асылда Татарстанда сөнни Ислам традицияләрен саклау механизмын эшләтеп җибәрә. Документ расланганчы, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шәригать белгечләре 2014 елда эшләнгән Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү буенча бердәм рәвештә җентекле эш башкардылар.Нигезләмә Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вәзгыятьне исәпкә алып яңартылды. Документ әзерләнгәндә гакыйдә һәм Хәнәфи мәзһәбе буенча классик хезмәтләр файдаланылды. Алга таба Татарстанның мөфтияттә аттестация узган имамнары үз эшчәнлекләрен әлеге Нигезләмә нигезендә алып барачаклар. Һичшиксез, документ шулай ук гади мөселманнарның – республиканың барлык мәхәллә әгъзаларының дини практикаларына кагылачак. Алар өчен документта мөселман йолаларын дөрес үтәү таләпләре буенча тулы мәгълүмат бар: исем кушудан алып мәет җирләүгә кадәр.