Мөселман яшьләре Ислам динендә мәзһәбләр темасына фикер алышуны дәвам иттерә

06 февраль 2019 ел 13:47
Мөселман яшьләре Ислам динендә мәзһәбләр темасына фикер алышуны дәвам иттерә

Иртәгә, 7 февраль 17.30да, Казанның Галиев мәчетендә Мөселман яшьләре фикер алышу клубының ислам динендә мәзһәбләр темасына багышланган утырышының дәвамы була.

«Бишенче мәзһәб?! Юк, ишетмәдем!» дип исемләнгән әлеге очрашу түгәрәк өстәл форматында үткәрелә. Белгеч сыйфатында Россия ислам институты мөгаллиме Әхмәт Әл-Хәнәфи чыгыш ясаячак.

Мәзһәбкә иярү мәҗбүриме? Ни өчен мөселман кешесе Исламдагы 4 дини-хокукый мәктәпнең – мәзһәбнең берсенә иярергә тиеш? Нәрсә ул хәнәфи мәзһәбе? Аның асылы нидән гыйбарәт? Узган түгәрәк өстәл кысаларында Әхмәт Әл-Хәнәфи шушы төп сорауларга җавап бирде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, фикер алышуның дәвамы шулай ук бик кызыклы һәм файдалы булачак. Икенче түгәрәк өстәл кысаларында мөселман яшьләре дәлилләргә таянып, беренче очрашуда туган фикер каршылыкларына ачыклык кертергә тырышачак.  

Мөселман фикер алышу клубы әйтер сүзе булган һәркемне чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен «Вконтакте» челтәрендә «Мусульманская молодежь – Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

Аккредитация өчен телефон: 89172939706 (Резедә Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы