“Мәзһәбкә иярмәү яки аны кире кагу белемсезлектән, наданлыктан килә”

08 февраль 2019 ел 13:01

Кичә Казанның Галиев мәчетендә Мөселман фикер алышу клубының чираттагы утырышы уздырылды. Очрашуда яшьләр Ислам динендә мәзһәбләр темасына фикер алышуны дәвам иттерде.  «Бишенче мәзһәб?! Юк, ишетмәдем!» дип исемләнгән әлеге очрашу түгәрәк өстәл форматында үтте. Белгечләр сыйфатында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков һәм Россия ислам институты мөгаллиме Әхмәт хәзрәт Әл-Хәнәфи чыгыш ясады.

Булат хәзрәт Мөбәрәков билгеләп узганча, бүген җәмгыятьтә бернинди мәзһәбкә дә иярмәү, гомумән, мәзһәбләрне кире кагу, шәригатьне дөрес аңламауга бәйле проблемалар күзәтелә. Ул моның төп сәбәбе – белемсезлектә, наданлыкта, дип аңлатты.

 – Узган очрашуда Әхмәт хәзрәт Әл-Хәнәфи барлык мөселманнар фикъһ мәсьәләләрендә я мөҗтәһидләр, я мүкаллидләр генә була, дип сөйләде. Әйе, идеалда бу шулай булырга тиеш. Чынбарлыкта исә эш башкачарак. – Хәзрәт хәзер ялган мөҗтәһидләрне һәм мүкаллидләрне дә очратып булуын әйтте. – Мөҗтәһидләр – ул мөселман өммәте тарафыннан танылган абруйлы дүрт галим – имам Әбу Хәнифә, имам Шәфигый, имам Хәнбали һәм имам Малик. Алар иҗтиһад кылучылар булган.

Булат хәзрәт иҗтиһад сүзенә аңлатма биреп, бу – галимнәрнең билгеле бер мәсьәлә буенча, үзләренең тупланган гыйлемнәрен кулланып, дини-хокукый хөкем (фәтва) чыгаруы, диде. “Мүкаллидләр – мөҗтәһид дәрәҗәсенә ирешмәгән, әмма мөҗтәһидкә иярүче кешеләр. Әмма бүген Коръәнне рус телендә, ягъни тәрҗемәдә генә укып, "иҗтиһад итүчеләр" барлыкка килде. Моннан тыш, мәзһәбне кире кагучылар һәм бер мәзһәбкә дә иярмәүчеләр бар. Барысы да белемсезлектән килә.

Моннан тыш, спикер Хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләренә тукталып узды. Беренче үзенчәлеге итеп ул аның Куфә мәктәбе мәзһәбе булуын атады. Бу урында Булат хәзрәт мәзһәбләрнең мәктәпләргә яки аерым шәхесләргә каравына бәйле рәвештә, ике төргә бүленүен билгеләп үтте. “Әйтик, Имам Малик Мәдинә мәктәбе вәкиле булган кебек, имам Әгъзам Абу-Хәнифә дә Куфә мәктәбе вәкиле булган”, –  диде ул.

“Мәктәп мәзһәбе” нәрсәне аңлата соң?” дигән сорауга спикер: “Билгеле бер җирлектә яшәүчеләрнең бу урынга аерым сәхабә алып килгән иҗтиһадны гамәлдә куллануы ул”, – дип җавап бирде. Аның сүзләренчә, Мәдинә мәктәбе вәкиле булган имам Малик, әйтик, теге яки бу хәдис буенча фәтва чыгарганда, Коръән текстына гына түгел, ә ул вакытта Мәдинәдә яшәп, иҗтиһад кылган сәхабәләрнең, галимнәрнең әлеге хәдисне гамәлдә куллану-кулланмавына да караган. Имам Әгъзам Абу-Хәнифә дә ул вакытта Куфә шәһәрендә яшәгән  абруйлы табигыннарның һәм үзенең укытучыларының практикасына таянып эш йөрткән. Имам Шәфигый белән имам Хәнбали соңрак яшәгәнлектән, алар фәтва чыгарганда, имам Абу-Хәнифә һәм имам Малик кебек, аерым җирлектә билгеле бер сәхабә тарафыннан таратылган практиканы нигез итеп ала алмаган һәм шуңа күрә сахих, ягъни ышанычлы хәдисләргә таянган.

Очрашуның башка спикеры Әхмәт хәзрәт Әл-Хәнәфи мөҗтәһид булу өчен кеше ким дигәндә дүрт йөз мең хәдис белергә тиешлеген ассызыклады.

“Арабызда Әбу Хәнифә, имам Шәфигый, имам Хәнбали яки имам Маликка иярмибез, ә Коръән белән Сөннәткә иярәбез диючеләр бар икән, алар да мүкаллид була. Әгәр син мүкаллид икәнсең, кемгә иярүеңне сайла – сәләфләр чорындагы билгеле галимгәме яки торышы-урыны билгеле булмаган замандашкамы?”, – дип, риторик сорау белән мөрәҗәгать итте ул.

Әхмәт хәзрәт Куфә мәктәбе тарихына тукталып, сәхабә Абдулла ибн Масудның (радыяллаһу ганһә) аңа нигез салучыларның берсе булуын әйтте.

– Сәхабә Абдулла ибн Масуд (радыяллаһу ганһә) Куфә шәһәренә махсус ислам динен тарату максаты белән килә. Аның бу шәһәрдә 4 меңләп шәкерте булган. Абу Хәнифәдән тыш, Ибн-Абу-Ләйлә, Суфьян ас-Саури һәм башка галимнәр дә Куфә мәктәбе вәкилләре булган.

Спикер сүзләренә караганда, имам Абу Хәнифә фикхны 30 ел дәвамында укыткан. Ул фәтваларны максатчан рәвештә яздырып бара башлаган беренче мөҗтәһид буларак та тарихка кереп калган.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана