Мөфти “Гаилә” мәчете мәхәлләсе белән очрашачак

13 февраль 2019 ел 10:00
Мөфти “Гаилә” мәчете мәхәлләсе белән очрашачак

Бүген, җөмәдәл-ахырның 8нче көнендә, ягъни 13 февраль көнне, 19.30 сәгатьтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Гаилә" мәчетендә вәгазь кичәсе уздырачак. Татарстан мөселманнары башлыгы белән турыдан-туры аралашуга мәчет мәхәлләсе һәм барлык теләүчеләр чакырыла. Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең ачык дәресендә ислам дине кыйммәтләре, гаилә мәсьәләләренә караган сорауларга аңлатмалар бирер, дип көтелә. Моннан тыш, мөфти хәзрәткә һәркем үзен кызыксындырган башка сорауларны да бирә алачак. Мәчет адресы: Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт. Керү ирекле.

Мөфтинең очрашуы “Гаилә” мәчетендә һәр ай саен үтә торган Татарстанның танылган дин әһелен яисә мөселман галимен чакырып, вәгазь кичәләре үткәрү кысаларында уза. Күренекле шәхесләр, галимнәр белән очрашуларның әһәмиятен билгеләп, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Вәгазь кичәләре мәхәллә кешеләре арасында бердәмлек, дуслык-татулык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытучы чаралар булып хезмәт итәләр. Без күренекле затлар белән очрашуда вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен ишетеп кенә калмыйбыз, аны тормышыбызда нигез итеп алып, яшәешебезгә кертеп җибәрәбез. Ислам рухи кыйммәтләрен яшь буынга тапшыруда үтемле һәм эчтәлекле ачык лекцияләрнең роле бик зур”, – дип билгеләп узды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы