Казан имамнары мөфтине "Исламның рухи-әхлакый яңарышы эшенә өлеш керткән өчен" медале белән бүләкләде

14 февраль 2019 ел 14:55
Казан имамнары мөфтине "Исламның рухи-әхлакый яңарышы эшенә өлеш керткән өчен" медале белән бүләкләде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 9 нчы көнендә, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте җыелышы узды. “Ярдәм” мәчетендә узган әлеге чарада  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты Аппараты, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре, мөхтәсибәтнең 12 мәчет имамы катнашты. Утырышны Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов алып барды.

Илдар хәзрәт имамнар җыелышы ай саен мөхтәсибәтнең төрле мәчетләрендә узуын билгеләп узды: “Мөхтәсибәтебездә унике мәчет эшли, ике яңа мәчет төзелә. Узган елны район имамнары белән барлык мәчетләрдә дә очрашып чыктык – тәҗрибә уртаклаштык, эшчәнлеккә караган мөһим сораулар буенча бергәләп җавап эзләдек. Бүгенге җыелышны уздыру өчен чират янә “Ярдәм” мәчетенә килеп җитте”, – дип белдерде.

Көн тәртибендә имамнар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен тыңлады. Ул, нигездә, әһле сөннәт вәл-җәмәгать юлы һәм Хәнәфи мәзһәбе буенча гамәл кылу, никах һәм талак төшенчәләре буенча актуаль мәсьәләрне аңлатып бирүгә багышланды. Моннан тыш, мөфти хәзрәт җыелышта катнашучыларга “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”нең яңартылган һәм тулыландырылган басмасы хакында мәгълүмат бирде: “Нигезләмәгә кертелгән иң мөһим өстәмәләрдән гакыйдә бүлеге санала, ул Матуриди гакыйдәсенә (инану, дингә караш) нигезләнгән 60 пунктны үз эченә ала. Документка әлеге бүлекне кертүне бик тә әһәмиятле дип саныйбыз, чөнки гакыйдә – Исламның төп фәне, ул кешенең тормышы дәвамында башкарылган  бөтен эш-гамәлләренең нигезе, яшәү рәвешенең асылы, дини гыйбадәтләрнең фундаменты. Үзен мөселман дип санаган һәркемнең дөньяга карашы Ислам гакыйдәсенә туры килмәсә, аның гыйбадәте кабул булмый һәм кылган яхшы гамәлләре өчен савап бирелми”. Исегезгә төшерәбез, әлеге “Нигезләмә” фикер алышулар узганнан соң һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумында расланганнан соң үз көченә керде, аны әзерләгәндә гакыйдә һәм Хәнәфи мәзһәбе буенча классик хезмәтләр файдаланылды.

Алга таба имамнар җитәкчелеккә үз сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерде. Мисалга, “Рәҗәб” мәчете имам-хатыйбы Миңнәхмәт хәзрәт Сәгыйров борынгы агач мәчетләрне төзекләндерү программасы белән кызыксынды. “Мәчетебез 1910 елда салынган. Инкыйлабка кадәр төзелгән агач мәчетләр республикада бармак белән санарлык калды. Кичекмәстән, тарихи архитектураны саклап калу мөмкинлеген карасак иде”, – дип мөрәҗәгать итте ул. Әлеге тәкъдимне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплады һәм эшне башлар алдыннан мәхәллә халкы арасында аңлату эшләре алып барып, ишегалдында чатыр булдыру мөмкинлеген эзләргә кушты. Чөнки төзекләндерү эшләре алып бару дигәндә агач мәчетнең сүтелеп, башка урында һәм махсус шартларда бүрәнәләрне эшкәртү күздә тотыла.

Чиратта “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мөһим мәсьәләне кузгатты. Ул торак йортларның чүп салу урыннары мәчетләргә якын урнашуы, контейнерлар тулганда халыкның чүпне теләсә кая ташлавына зарланды. Хәзрәт Казан шәһәре хакимияте вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, чүп ташлау урыннарын гыйбадәтханәләрдән читтәрәк урнаштыру тәкъдимнәрен карауны сорады. Ә аерым рәхмәт сүзләрен ул Илдар хәзрәт Баязитовка җиткерде: “Республикабыз мәчетләре арасында социаль эшчәнлекне тормышка ашыруда “Ярдәм” үрнәк булып тора. Тернәкләндерү үзәгендә ел дәвамында 500дән артык кеше булып китә – бу бик зур сан. Мөхтәсибәт имамнары исеменнән сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, сезгә булышырга әзербез”, – диде ул.

Утырыш бүләкләүләрсез узмады. Бердәнбер һәм иң төп бүләк белән Татарстан мөфтие бүләкләнде. Камил хәзрәт Сәмигуллинга Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Исламның рухи-әхлакый яңарышы эшенә өлеш керткән өчен” медален Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды.

Җыелыш күмәк рәвештә Коръән укып дога кылу, чираттагы җыелыш урынын һәм вакытын билгеләү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы