“Зәкят” фонды балаларга һәм аларның әниләренә Хиҗаб бәйрәме оештырды

15 февраль 2019 ел 15:52
“Зәкят” фонды балаларга һәм аларның әниләренә Хиҗаб бәйрәме оештырды

Бүген, 10нчы җөмәдәл-ахырда, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Халыкара хиҗаб көненә багышлап, "үзенчәлекле" балалар һәм аларның әниләре өчен бәйрәм оештырды. Чарада барлыгы 100дән артык кеше катнашты.

Бәйрәм Изге Коръән аятьләре укудан башланды. Аннары киемдә мөселман традицияләренең фазыйләтләре турында вәгазь укылды. “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов бәйрәмне оештыруга өлеш керткән иганәчеләргә, волонтерларга рәхмәт белдерде.

Чакырылган оештыручылар әниләр өчен мехенди һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар үткәрде. Бу вакытта балалар волонтерлар белән бергә ике кызыклы химик тәҗрибә ясады: крахмал һәм судан неньютон сыеклыгын әзерләде, шулай ук су һәм аш серкәсе ярдәмендә һава куыклары кабартты. Моннан тыш, сабыйларны йоннан картина ясарга өйрәттеләр.

– Мин, үзенчәлекле бала әнисе буларак, мондый очрашуларга бик шатмын, – дип кичерешләре белән уртаклашты Люция Емекова. – Биредә без белгечләрдән генә түгел, үзләренең үрнәкләре белән өметсезлеккә бирелмәскә ярдәм итүче башка әти-әниләрдән дә уңай энергия, көч алабыз. Психологлар, әти-әниләр катнашында уза торган башка очрашуларга да йөрибез. Әмма бу төр зур бәйрәмнәрне “Зәкят” хәйрия фонды гына оештыра, бик зур рәхмәт аларга.

Очрашу ахырында балаларны «Зәкят» фонды тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм чәй өстәле көтте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашыра. Әлеге эшчәнлек, нигездә, мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарыла. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. 2016 елда «Зәкят» хәйрия фонды акча җәлеп итүгә юнәлтелгән актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә катлаулы диагнозлар белән көрәшүче 39 сабыйның тернәкләнү курсын түләде. 2017 елда барлыгы 57 балага ярдәм күрсәтелде. 2018 елда мәрхәмәтле кешеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә 71 баланың тернәкләнү һәм дәвалану курсын, шулай ук 3 сабыйга катлаулы операция бәясен түләү өчен акча җыеп түләде. Фонд канаты астындагы бәләкәчләрнең күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды.  Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы