Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры 100дән артык спортчыны җыячак

18 февраль 2019 ел 10:40
Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры 100дән артык спортчыны җыячак

Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турнирында 120гә якын спортчы катнашуы көтелә. Ярышлар Татарстан, Башкорстан, Дагыстан республикаларыннан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Төмән өлкәләреннән, Пермь краенннан һәм башка төбәкләрдән катнашучылар җыячак.

Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры 23 февраль көнне сәгать 13.00-да Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда ачылачак. Традицион рәвештә, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” программасы буенча хаҗга юллама уйнатылачак. Моннан тыш, быел мөфтият ярышларның төп бүләге янына тагын бер олы приз – гомрәгә дә юллама өстәде. Ике бүләк тә җиңүче ир-ат спортчылар арасында җирәбә ярдәмендә уйнатылачак. Оештыру комитетының әлеге карары ярышларда катнашучыларның саны күп булу һәм спортчыларга җиңүгә өстәмә этәргеч бирү максаты белән бәйле. 

Турнир ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында  (2000 елда һәм 2000 елга кадәр туучылар) оештырыла. Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Россия дөньяда джиу-джитсу үсешенең дәрәҗәсе буенча әйдәп баручылар рәтендә. Ярышларда илнең иң көчле спортчылары катнашачак – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш. Катнашучылар 12 үлчәү категориясендә көч сынашачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.

Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү. Оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм  ТР Джиу-джитсу федерациясе.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук  традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы булып тора. 

Барлык ММЧ вәкилләрен турнирны яктыртуда катнашырга чакырабыз! Аккредитация өчен телефон: 89172939706 (Резедә Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы