Иртәгә Татарстанның иң яхшы яшь вәгазьчесе ачыкланачак

18 февраль 2019 ел 13:36
Иртәгә Татарстанның иң яхшы яшь вәгазьчесе ачыкланачак

Җөмәдәл ахыр аеның 14 нче көнендә Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») дип исемләнгән IV республикакүләм дини бәйгенең финалы уздырылачак. Әлеге чара яшь вәгазьчеләр әзерләү, шулай ук яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман нәфис сүз осталарын (ораторларны) ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм халык алдында чыгыш ясарга өйрәтү максатыннан оештырыла. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган әлеге конкурста бөтен республикадан җыелып, утыз биштән артык яшь егет һәм кыз катнашачак. Конкурста имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр катнашмый.

Узган еллардан аермалы буларак, быел вәгазьләрнең темасы чикләнмәгән. Төп таләп – вәгазьдә Коръән аятьләре һәм чыганагы күрсәтелеп, хәдисләр китерелергә тиеш. Конкурста егетләр һәм кызларның чыгышлары аерым бәяләнәчәк. Төп критерийлар буларак, текст төзелешенә, фикерне җиткерү осталыгына игътибар ителәчәк. Конкурста югары бәя алган вәгазьләр “Шура” альманахында басылачак.

Барлык катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Бәйгедән соң Алабуга мөхтәсибәте тарафыннан Алабуга шәһәре тарихы музеена экскурсия оештыру күздә тотыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы