Алабуга Җәмигъ мәчетендә «Яшь вәгазьче» республика бәйгесе финалы башланды

19 февраль 2019 ел 11:04
Алабуга Җәмигъ мәчетендә «Яшь вәгазьче» республика бәйгесе финалы башланды

Бүген, җөмәдәл ахыр аеның 14нче көнендә, Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») дип исемләнгән IV республикакүләм дини бәйгенең финалы уза. Конкурс Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, яшь вәгазьчеләр әзерләү, шулай ук яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман нәфис сүз осталарын (ораторларны) ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм халык алдында чыгыш ясарга өйрәтү максатыннан, оештырыла.

Конкурсантларны Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сәламләде. «Аллаһка шөкер, ерак араларны якын итеп килдегез. Җыелуыбызны Раббыбыз хәерле кылсын. Әлеге бәйге гыйлем артуга, дуслыгыбыз ныгуга, яңа танышуларга сәбәп булса иде. Аллаһы Тәгалә сезгә тел ачкычлары, кыюлык, тырышлык бирсен», – дип теләде ул.

Аннары Коръән укып, дога кылдылар. ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгече Лилия Ильясова катнашучыларны бәйгенең шартлары, аны үткәрү тәртибе, шулай ук жюри әгъзалары белән таныштырып үтте. Ул конкурсның финалына Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 35 егет һәм кыз сайлап алынуын билгеләп үтте. Бәйге шартлары буенча, алар арасында имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр булырга тиеш түгел.

Чыгышларны Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Азнакай имам-мөхтәсибе Азат Талибуллин, Менделеевск имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, «Шура» журналының җаваплы сәркатибе Рәмзилә Шәфыйкова, Алабуга мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Фазлыева бәяли.

Беренче булып кызлар чыгыш ясады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: узган еллардан аермалы буларак, быел вәгазьләрнең темасы чикләнмәгән. Төп таләп – вәгазьдә Коръән аятьләре һәм чыганагы күрсәтелеп, хәдисләр китерелергә тиеш. Кызлар, әйтик, хәләл һәм хәрәм ризыклар, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, туган телне саклауның әһәмияте турында сөйләде. Егетләрнең вәгазьләре исә тәкъдир, ислам һәм мәдәният, биш әйбернең кадерен белү, гафу итү, җомга намазы, күркәм әхлак  кебек темаларны колачлады. 

Конкурста егетләр һәм кызларның чыгышлары аерым бәяләнә. Төп критерийлар буларак, текст төзелешенә, фикерне җиткерү осталыгына игътибар ителәчәк. Югары бәя алган вәгазьләр “Шура” альманахында басылачак.

Барлык катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы