«Яшь вәгазьче» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Алар - эшмәкәр, шәкерт һәм яшь әни

19 февраль 2019 ел 14:52
«Яшь вәгазьче» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Алар - эшмәкәр, шәкерт һәм яшь әни

Бүген, җөмәдәл ахыр аеның 14нче көнендә, Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә «Яшь вәгазьче» («Молодой проповедник») дип исемләнгән IV республикакүләм дини бәйгенең финалы уздырылды. Конкурс Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, яшь вәгазьчеләр әзерләү, шулай ук яшьләр арасыннан сәләтле татар мөселман нәфис сүз осталарын (ораторларны) ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм халык алдында чыгыш ясарга өйрәтү максатыннан, оештырылды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге 30дан артык егет һәм кыз катнашты. Бәйгегә имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр кертелмәде. Чыгышларны мәртәбәле жюри – Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат Талибуллин, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, «Шура» журналының җаваплы сәркатибе Рәмзилә Шәфыйкова, Алабуга мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Фазлыева бәяләде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел вәгазьләрнең темасы чикләнмәде. Төп таләп – вәгазьдә Коръән аятьләре һәм чыганагы күрсәтелеп, хәдисләр китерелергә тиеш иде. Кызлар, әйтик, чыгышларында хәләл һәм хәрәм ризыклар, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, туган телне саклауның әһәмияте турында сөйләде. Егетләрнең вәгазьләре исә тәкъдир, ислам һәм мәдәният, биш әйбернең кадерен белү, гафу итү, җомга намазы, күркәм әхлак  кебек темаларны колачлады. Төп критерийлар буларак, текст төзелешенә, фикерне җиткерү осталыгына аерым игътибар юнәлтелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исемен Азнакайдагы сәүдә үзәге җитәкчесе, 34 яшьлек Рөстәм Шакиров яулады. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте, Казан дәүләт энергетика университеты студенты - 23 яшьлек Cаба егете Альмир Исмәгыйлев II урынга лаек булды. III урында – хәзерге вакытта декрет ялында бәби үстерүче 25 яшьлек әгерҗеле Инзилә Мазикова. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Бәйгедән соң катнашучылар өчен Алабуга мөхтәсибәте тарафыннан Алабуга шәһәре тарихы музеена экскурсия оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы