«Мөселман кешесе гыйлеме белән башкалардан өстенлеккә ия булырга тиеш»

19 февраль 2019 ел 13:47
«Мөселман кешесе гыйлеме белән башкалардан өстенлеккә ия булырга тиеш»

Бүген, җөмәдәл ахыр аеның 14нче көнендә, Болгар ислам академиясендә «Хәзерге мәгариф системасында ислам гыйлеме һәм ислам теологиясе: проблемалар һәм перспективалар» дип исемләнгән халыкара конференция уза. Анда Россиянең һәм чит илләрдән килгән танылган һәм билгеле дин галимнәре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша. Форумның пленар өлешендә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ислам мәгарифенең бүгенге җәмгыятьтә мөһим урын тотуын билгеләп үтте.

 – Гыйлемле булу мөселман кешесенең башкалардан аерып торучы өстенлекле сыйфаты булырга тиеш. Бүген өммәтебездә белемле, заманча һәм инициативалы, һөнәри өлкәдә яңарышка омтылучы, һәм дини, һәм дөньяви гыйлемен даими арттырып, шәхесен төрле яклап үстерүче теолог-белгечләргә ихтыяҗ зур.

Илфар хәзрәт билгеләп үткәнчә, бүгенге Россия мөселман мәгарифе сәясәтенең нигезен үсеш идеясе тәшкил итәргә тиеш. Әлеге идеянең асылы белем алучыларның шәхесен төрле яклап үстерү өчен кирәкле шартлар булдырудан гыйбарәт. «Фикер йөртүдән практикага күчү өчен Россия мөселман белем бирү киңлеген мөселманнарның милли-төбәк ихтыяҗларын һәм төбәкләрнең социаль-икътисади үзенчәлекләрен исәпкә алып саклау һәм ныгыту шарт»,  – дип ассызыклап үтте Татарстан мөфтие урынбасары. Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы бу өлкәдә гаять бай тәҗрибәгә ия – аңа Россиянең барлык мөселман белем бирү оешмалары да таяна ала.  Аерым алганда, ТР мөселманнары Диния нәзарәте экспертлары тарафыннан, Россия ислам институты, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә,  Урта  һөнәри  дини   белем   бирүнең  уку-укыту  стандартлары ” һәм “Дини тәрбия бирү программасы” эшләнде. Моннан тыш, Татарстанда бакалавриат һәм магистратура программалары буенча югары һөнәри дини мөселман мәгарифе белем бирү стандартлары расланды – алар РИИ һәм БИАда тормышка ашырыла. Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте ел саен мөселман уку йортларының белем бирү программаларын камилләштерү буенча чаралар күрә. Урта һәм югары ислам уку йортлары өчен Татарстанда эшләнгән, гамәлгә кертелгән һәм сыналган белем бирү стандартларын бөтен Россия Федерациясендә кулланып була.

 - Безнең стандартлар ислам дине нигезләрен һәм теологик аспектларын аңлата алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләүне күз уңында тотып әзерләнде, - дип ассызыклады Илфар хәзрәт.

Конференция үз эшен иртәгә секцияләр форматында дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы