Мөселман яшьләре социаль хезмәт күрсәтү концепциясен билгеләячәк

20 февраль 2019 ел 14:00
Мөселман яшьләре социаль хезмәт күрсәтү концепциясен билгеләячәк

Иртәгә, җөмәдәл ахыр аеның 16 нчы көнендә (21 февральдә) 17.30да, Казанның Галиев мәчетендә мөселман яшьләре фикерләшү клубының чираттагы утырышы  була. Түгәрәк өстәл форматында узачак әлеге очрашу социаль хезмәт темасына багышлана. Утырышта мөселман яшьләренең социаль хезмәт күрсәтү концепциясе турында фикер алышу, бу юнәлештә максат-бурычларны һәм  төп юнәлешләрне билгеләү планлаштырыла.

Экспертлар сыйфатында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды белгече Мая Борһанова, психолог, Россия ислам институты хезмәткәре Собира Тарасевич һәм РИИның студентлар советы рәисе Эльчин Балазаде чыгыш ясар дип көтелә.

Мөселман фикерләшү клубы бу темага карата кызыксыну белдергән һәркемне утырышта катнашырга чакыра.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: яшь мөселманнар Татарстан мөфтиятенең социаль-хәйриячелек эшчәнлегендә теләп катнаша. Әйтик, 2018 елда “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Нәтиҗәдә барлыгы 11,8 тонна күләмендә макулатура җыелды. Акция кысаларында җыелган акча матди ярдәм сыйфатында «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга тапшырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең аеруча мөһим юнәлеше булып мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү тора. Хәзерге вакытта республика мөфтиятенең волонтерлар базасында барлыгы 900ләп кеше теркәлгән. Аларның яше – 14тән алып 80гә кадәр. Волонтерлар ел саен, башка чаралар белән беррәттән, традицион Республика ифтарын оештыру һәм уздыруда, мохтаҗларга гошер сәдакасын җыеп таратуда катнаша.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы