Якынлашып килүче Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышлары кызыклы һәм мавыктыргыч узар дип вәгъдә бирәләр. Турнирның югары дәрәҗәсен илебезнең иң көчле спортчыларыннан торган катнашучыларның югары дәрәҗәдәге составы тәэмин итәчәк. Алар арасында – джиу-джитсу буенча Россия чемпионнары Дауд Адаев, Арсен Шалов, шулай ук джиу-джитсу буенча Россия Кубогы чемпионы Янис Янакидис. Тулаем алганда, ярышлар Татарстаннан, шулай ук Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульян, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән 120ләп катнашучыны җыячак.
Ярышларның кульминациясе булып төп бүләкләрне – Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ”дан хаҗга һәм гомрәгә юлламалар уйнату торачак. Ике бүләк тә үз үлчәү категорияләрендә җиңгән мөселман ир-атлары арасында җирәбә юлы белән ачыкланачак. Оештыру комитетының җиңүчеләргә гомрә дә бүләк итеп бирү карары ярышларда катнашучыларның саны күп булу һәм спортчыларга җиңүгә өстәмә этәргеч бирү максаты белән бәйле.
Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры бу шимбәдә – 23 февраль көнне Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан ш., Ф.Әмирхан ур., 1 г) узачак. Турнирны рәсми рәвештә ачу тантанасы 13.00дә була. 11.00дән 12.30га кадәр медальләр өчен үз авырлык категорияләрендә ветераннар, шулай ук хатын-кызлар көч сынашачак. Аннары бөтенроссия турнирының төп өлеше башланып китәчәк. Спортчылар Казанган 22 февральдә килә, шул ук көнне үлчәнү, командалар вәкилләренә джиу-джитсу буенча судьялык итүнең кагыйдәләрен һәм барлык нечкәлекләрен аңлатып бирүне күздә тоткан судьялар брифингы уздырыла. Ярышлар ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе тарафыннан оештырыла.
Искәртеп үтик: джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында (2000 елда һәм 2000 елга кадәр туучылар) уздырыла. Ярышлар Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан оештырыла. Турнирда катнашучылар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш. Спортчылар 12 үлчәү категориясендә көч сынашачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Россия дөньяда джиу-джитсу үсешенең дәрәҗәсе буенча әйдәп баручылар рәтендә.
Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.
Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы булып тора.