Мөфти милләттәшләрне Халыкара туган тел көне белән тәбрикләде

21 февраль 2019 ел 12:50
Мөфти милләттәшләрне Халыкара туган тел көне белән тәбрикләде

Бүген дөнья күләмендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Истәлекле көн уңаеннан Татастан мөфтие үзенең Instagramдагы рәсми битеннән мөрәҗәгать итеп, укучыларын котлады. Бәйрәмнең әһәмиятен мөфти хәзрәт Коръән аяте белән ассызыклап уза:

"Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезне һәм төсләрегезнең төрлелеге дә - Аның аятьләреннән. Һичшиксез, монда (Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы) белгәннәр өчен аятьләр бар" (30 сүрә, 22 аять). Милли үзенчәлекләрне безгә Ходай Тәгалә Үзе бүлеп биргәнгә тагын нинди дәлилләр кирәк соң?! Татар халкын ислам гына саклап кала алачагын бу аять тә исбатламыймы әллә?”

Әлеге мәсьәләдә Татарстан мөфтиенең фикере бик анык, төгәл һәм аңлаешлы:

“Кешелек төрле халыкларга бүленсә дә, алар үзара мең төрле мөнәсәбәтләрдә торса да, Яралтучыбыз – бар һәм  Бер. Димәк, безнең һәрберебезне билгеле бер тән төсендә һәм билгеле бер милләт вәкиле итеп дөньяга китерү Аның Үзенә үк кирәк булган. Туган мәдәниятебездән баш тарту – Аллаһының әмеренә каршы килү дигән сүз. Татарлар – мөселманнар һәм исламнан башка татар булып кала алмаячак. Туган тел көне белән, кардәшләр!” – дип тәмамлады постын хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы