Мөфти урынбасары Бохарада Мәрҗанигә истәлек тактасы урнаштырылу тантанасында катнашты

22 февраль 2019 ел 10:31
Мөфти урынбасары Бохарада Мәрҗанигә истәлек тактасы урнаштырылу тантанасында катнашты

Кичә Үзбәкстанның Бохара шәһәрендәге "Мир Араб" мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап истәлек тактасы ачылды. Хөкүмәт вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре белән беррәттән, әлеге тантаналы чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да катнашты.

Тантана башланганчы Татарстаннан килгән рәсми делегация вәкилләрен XVI елда төзелгән "Мир Араб" мәдрәсәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Кунаклар мәдрәсәнең тарихы, эшчәнлеге, үзенчәлекләре белән таныштылар, архитектурага соклануларын белдерделәр.

Тантана барышында катнашучыларга Мәрҗани шәхесенә караган күп мәгълүматлар җиткерделәр.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Мәрҗани рухына багышлап дога кылды. Бохара өлкәсе хәкиме Уктам Барноев истәлек тактасы ачылу белән ихлас күңелдән тәбрикләде.

Истәлек тактасы өч урында куелды: мәдрәсәнең үзәк мәйданында зур латунь такта, анда татар, үзбәк, рус телләрендә язылган; Мәрҗани укыган сыйныф бүлмәсе стенасында үзбәк телендәге такта куелды; ул яшәгән урын – хөҗрәнең ишек янына ике телдәге такта урнаштырылган.

Узган ел Татарстан Республикасында Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 тулуны билгеләп үтү белән тарихка кереп калды. Бөек татар дин галименең исемен мәңгеләштерү ТР мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән барлык чараларның төп темасы булды. Мөфтият аның мирасын пропагандалау эшенә нигезле, тирәнтен һәм зур җитдилек белән якын килде, нәтиҗәдә Мәрҗанинең безнең тарафтан нәшер ителгән хезмәтләре һәм тәрҗемәләре дөнья китапханәләрендә дә лаеклы урын алды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы