“Коръән шәригатьтәге барлык фәннәрнең башлангычы булып тора”

22 февраль 2019 ел 13:22
“Коръән шәригатьтәге барлык фәннәрнең башлангычы булып тора”

Бүген борынгы Болгар шәһәрендә IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе ачылды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән конкурс финалистларын ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков сәламләде:

– Фадль – ул Аллаһы Тәгаләнең шундый рәхмәте һәм бүләге ки, ул бәһасез кыйммәткә ия. Һәм шундый бүләкләрнең берсе булып Коръән тора. Беренчесе – ул Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, икенчесе – ул Коръән: ягъни Коръән нәсыйхәт һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәт сыйфатында.

Булат хәзрәт аңлатып узганча, Коръән шәригатьтәге барлык фәннәрнең башлангычы булып тора: “Ислам фәннәреннән тыш, дөньяви фәннәр дә үз башлангычларын Коръәннән ала. Һәм без әлеге фәннәрнең барлык сорауларына җавап таба алабыз. Чын-чынлап билгеле ки, имам Әгъзам Әбу Хәнифә рахмәтуллаһи галәйһи шәкертләре сыйфатында бары хафизларны гына алган һәм аңа бервакыт Мөхәммәд ибнел Хәсән әш-Шәйбани исемле укучы килгән, ләкин ул хафиз булмаган. Әгъзам рахмәтуллаһи галәйһи әйткән: “Хафиз булгач килерсең”. Ягъни аннары Мөхәммәд Ибнел Хәсән әш-Шәйбани рахмәтуллаһи галәйһи кыска вакыт аралыгында Коръән ятлаган, шуннан соң Әбу Хәнифәгә укырга килгән. Коръәнне ятлау ислам галимнәре өчен беренче адым булып тора. Шулай ук теләсә нинди китап, теләсә нинди фән тәфсир, Коръән аңлатмасы булып тора. Коръән ул – гакыйдә буенча беренче китап, фикыһ буенча беренче китап, әхлак буенча беренче китап һ.б.. Шул күзлектән караганда, Коръән соңгы адым, барлык фәннәрнең дә мөһере булып тора”.

IX Казан Бөтенроссия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә Россиянең 14 төбәгеннән – Татарстан, Башкортстан, Чечен, Дагыстан, Ингушетия, Кырым республикаларыннан, Ставрополь һәм Пермь крайларыннан, Мәскәү, Чиләбе, Иваново, Саратов, Тула һәм Свердловск өлкәләреннән барлыгы утызга якын кеше катнаша. Катнашучыларның иң кечесенә 11 яшь, иң өлкәненә – 34.

Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар ислам академиясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды оештыра. 

Бәйге ике номинация буенча уздырыла: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү». Анда Россия Федерациясе гражданнары булган ир-егетләр катнаша ала. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр каралган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы