Казан джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге турнирда катнашачак спортчыларны каршылый

22 февраль 2019 ел 13:47
Казан джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге турнирда катнашачак спортчыларны каршылый

Бүген,  җөмәдәл-ахыр аеның 17нче көнендә, Казанга джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларында катнашачак спортчылар килә башлады.  

– Беренче булып Төмән, Мәскәү һәм Башкорстан командалары әгъзалары килде. Кичкә кадәр, турнирда катнашырга теләк белдергән барлык спортчылар да килеп җитәр дип көтәбез, – диде ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин.

Ярышлар узачак урынга килү белән, спортчылар теркәлү һәм мандат комиссиясен уза. Мандат комиссиясе документлар буенча катнашучыларның ярышлар турындагы нигезләмә таләпләренә туры килү-килмәүләрен тикшерә һәм спортчыларга, тренерларга, команда вәкилләренә турнирда катнашуны рөхсәт итү турында бәяләмә бирә. Параллель рәвештә рәсми үлчәнү процедурасы башкарыла.

Кичен командалар вәкилләренә джиу-джитсу буенча судьялык итүнең кагыйдәләрен һәм барлык нечкәлекләрен аңлатып бирүне күздә тоткан судьялар брифингы уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, җирәбә үткәреләчәк, ул һәр авырлык категориясендә спортчыларның бер-берсе белән кайсы тәртиптә көч сынашачагын билгеләячәк.

Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры иртәгә, 23 февраль көнне, Казанның  «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан ш., Ф.Әмирхан ур., 1 г) уздырыла. Турнирны рәсми рәвештә ачу тантанасы 13.00дә була. 11.00дән 12.30га кадәр медальләр өчен үз авырлык категорияләрендә ветераннар, шулай ук хатын-кызлар көч сынашачак. Аннары бөтенроссия турнирының төп өлеше башланып китәчәк. Ярышлар ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе тарафыннан оештырыла.

Билгеләп үтик: турнирда барлыгы 15ләп команда катнашуы көтелә. Тулаем алганда, ярышлар Татарстаннан, шулай ук Башкортстан, Дагыстан, Чечен республикаларыннан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульян, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән 120ләп катнашучыны җыячак. Турнирның дәрәҗәсен илебезнең иң көчле спортчыларыннан торган югары осталыктагы катнашучылар составы тәэмин итәчәк. Алар арасында джиу-джитсу буенча Россия чемпионнары Дауд Адаев, Арсен Шалов, шулай ук джиу-джитсу буенча Россия Кубогы чемпионы Янис Янакидис булачак. Турнирда Татарстан данын Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Җәлил, Баулы һ.б. командалар яклаячак.  

Ярышларның кульминациясе булып төп бүләкләрне – Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ”дан хаҗга һәм гомрәгә юлламаларны уйнату торачак. Ике бүләк тә үз үлчәү категорияләрендә җиңгән мөселман ир-атлары арасында җирәбә юлы белән ачыкланачак. Оештыру комитетының җиңүчеләргә гомрә дә бүләк итеп бирү карары ярышларда катнашучыларның саны күп булу һәм спортчыларга җиңүгә өстәмә этәргеч бирү максаты белән бәйле. Моннан тыш, иң яхшы спортчылар өчен Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы вәкилегеннән дә махсус бүләкләр каралган.

Искәртеп үтик: джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында  (2000 елда һәм 2000 елга кадәр туучылар) уздырыла. Ул Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан оештырыла. Турнирда катнашучылар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш. Спортчылар 12 үлчәү категориясендә көч сынашачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Россия дөньяда джиу-джитсу үсешенең дәрәҗәсе буенча әйдәп баручылар рәтендә.

Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук  традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы булып тора. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы