Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышлары ачылды

23 февраль 2019 ел 14:35
Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышлары ачылды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 18нче көнендә, Казанда джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышлары башланып китте. Турнир рәсми рәвештә «Ак Барс» көрәш сараеның (Казан ш., Ф.Әмирхан ур., 1 г) зур залында ачылды. Тантана Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән укып дога кылудан башланды. Рәсми ачылышта катнашучыларны республикабызның спорт берләшмәләре вәкилләре, дини оешмалар җитәкчеләре, дәүләт җитәкчеләре, депутатлар, иганәчеләр тәбрикләде. Мисал өчен, Спортчыларга сәламләү сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР билбаулы көрәш Федерациясе Башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, РФ Дәүләт Советы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, РФ Джиу-джитсу вице-президенты Георгий Куковеров һ.б. җиткерде.

Быелгы ярышларда Мәскәү, Идел буе, Кавказ, Себер төбәкләреннән хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелма командалары катнаша. Ярышлар ир-атлар арасында җиде, хатын-кызлар арасында биш үлчәү категориясендә бара. Ярышларда барлыгы унлап команда катнаша. Тулаем алганда, ярышларда Татарстаннан, шулай ук Башкортстан, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульян, Төмән өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән 100-гә якын спортчы үз үлчәү категорияләрендә чыгыш ясый. Турнирның дәрәҗәсен илебезнең иң көчле спортчыларыннан торган югары осталыктагы катнашучылар составы тәэмин итә - алар арасында джиу-джитсу буенча Россия чемпионы Дауд Адаев, шулай ук джиу-джитсу буенча Россия Кубогы чемпионы Янис Янакидис бар. Турнирда Татарстан данын Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һ.б. командалар яклый. 

Искәртеп үтик: джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия турниры ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында  (2000 елда һәм 2000 елга кадәр туучылар) уздырыла. Ул Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан оештырыла. Турнирда катнашучылар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш. Спортчылар 12 үлчәү категориясендә көч сынашачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак. Ярышларны ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һәм ТР джиу-джитсу Федерациясе оештыра. 

Ярышларның кульминациясе булып төп бүләкләрне – Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ”дан хаҗга һәм гомрәгә юлламаларны уйнату торачак. Ике бүләк тә үз үлчәү категорияләрендә җиңгән мөселман ир-атлары арасында җирәбә юлы белән ачыкланачак. Моннан тыш, иң яхшы спортчылар өчен Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы вәкилегеннән дә махсус бүләкләр каралган.

Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук  традицион конфессия вәкилләре арасында берләшү, татулыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим бер чарасы булып тора. 


 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы