Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге турнирның иң кызыклы мизгелләре – нәзарәтнең фоторепортажында

25 февраль 2019 ел 13:22
Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге турнирның иң кызыклы мизгелләре – нәзарәтнең фоторепортажында

Шиһабетдин Мәрҗанигә атап оештырылган джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышлары төгәлләнде. Турнир 23 февральдә Казанда “Ак Барс” көрәш сараенда үтте. Ярышларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу Федерациясе оештырды.

Турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләп спортчы катнашты. Ярышларның төп бүләгенә – хаҗга юлламага Казаннан Умар Метеков лаек булды. Ярышларда ул 94+кг үлчәү категориясендә беренче урын яулады. Икенче бүләк – гомрәгә юлламага Самарадан 18 яшьлек Әмирхан Гуданатов лаек булды, ул 94 кг кадәр үлчәү категориясендә чемпион.

Сезнең игътибарыгызга Джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге III Бөтенроссия ярышларыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны карар өчен сылтама буенча керергә кирәк.

Фото – Наил Зыятдинов.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы