Чистайда хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте

26 февраль 2019 ел 13:30
Чистайда хатын-кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 21-нче көнендә, Чистайның “Иман” мәчетендә хатын-кызлар арасында шәһәркүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйге 100дән артык катнашучыны җыйды, аларның барысы да – мөхтәрәм мөгаллимә Әминә ханым Нуруллова шәкертләре.

Сәламләү сүзләре белән катнашучыларга “Иман” һәм “Әниләр” мәчетләре имам-хатыйблары Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Алмаз хәзрәт Сафиуллин мөрәҗәгать итте. Алар Әминә ханымны мөгаллимлек итә башлавына 25 ел тулу белән тәбрикләп, аңа чәчәкләр һәм район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Катнашучылар чиратлап бер сүрәне яттан сөйләде һәм Коръән укып күрсәтте. Аларның чыгышларын Чистай мөхтәсибәте мөгаллимәләре – Илһамия Шәрифуллина, Рамилә Хәйбуллова, Миңнегөл Шәйдуллина һәм Рәисә Зәйнуллина бәяләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлыгы 10 җиңүче билгеләнде. Аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Чара җәмәгать белән өйлә намазын уку һәм чәй өстәле белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы