Мөфтият һәм Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү Ассоциациясе арасында килешү төзелде

26 февраль 2019 ел 15:29
Мөфтият һәм Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү Ассоциациясе арасында килешү төзелде

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 21 нче көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе вәкилләре килде. Ассоциациянең идарә рәисе Алия (Ольга) Павлова җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин каршы алды.

Кунаклар Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясенең максатлары, бурычлары, юнәлешләре турында сөйләде. Ассоциациягә 2017 елның 29 сентябрендә нигез салына. Ольга Павлова әйтүенчә: “Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү, социаль эшчәнлек буенча Татарстан мөфтияте үрнәк булып тора һәм бу юнәлештә зур эш башкара”.

Очрашуда Диния нәзарәте һәм Ассоциация белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Ике иҗтимагый оешма киләчәктә балалар һәм яшьләр, ирләр һәм хатын-кызлар кебек төрле аудиторияләргә белән эшләү буенча уртак проектлар, социаль программаларны тормышка ашыру, гаиләләрне ныгыту өлкәсендә, махсус әдәбият нәшер итү, вебинарлар һәм консультацияләр үткәрү һ.б. мәсьәләләр буенча эшләргә исәпли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы