RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе Россиядә иң зурлардан булачак - 5 мең кв.м. мәйдан белән

28 февраль 2019 ел 10:34
RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе Россиядә иң зурлардан булачак - 5 мең кв.м. мәйдан белән

24-25 апрель көннәрендә Казанда, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә, XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисади саммит кысаларында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе эшлиячәк. Чараны оештыручылар – ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, ТР МДН “Хәләл” стандарты буенча Комитеты һәм ТР инвестицион үсеш Агентлыгы.

Күргәзмә Татарстанның башка төбәк һәм дәүләтләр белән сәүдә, икътисади, иҗтимагый-мәдәни элемәтәләрен ныгыту, шулай ук Россиянең хәләл өлкәсе үсешен һәм мөмкинлекләрен тәкъдим итү һәм илебездәге хәләл җитештерүчеләренең товарларын һәм хезмәтләрен бәяләү максатында уздырыла. Моннан тыш, күргәзмәдә үз продукциясе белән  якын һәм ерак чит илләрдә эшләп килүче җитештерүчеләр дә катнашыр дип көтелә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сәгуд Гарәбстаны, Иран, Төркия, Индонезия, Бахрейн, Малайзия, Оман, Мисыр, Көньяк Корея, Канада, Бөек Британия, Франция, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Белоруссия.

Елдан-ел күбрәк танылып барган RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе быел Россиядә һәм аның хәләл үсеше тарихында иң зурлардан булачак. 2018 елда күргәзмәнең экспозициясе 1,4 мең кв. м. мәйданны биләгән булса, быел ул 3,5 мәртәбәгә киңәеп 5 мең кв.м. тәшкил итәчәк.

Быелгы чараның яңалыгы булып аның уздырылу урыны торачак – ул тәүге тапкыр «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә эшлиячәк. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге мәйданчык үз эченә өч павильон сыйдыра.

RUSSIA HALAL EXPO 2019 халыкара күргәзмәсе азык-төлек һәм туклану, медицина һәм фармацевтика, косметика һәм химик сәнәгать, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык, күпләп һәм ваклап сату, мәгълүмати технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр, киң кулланыштагы товарлар секторлары компанияләрен үз эченә берләштереп, икътисадның барлык өлкәләрен диярлек колачлаячак. Моннан тыш, күргәзмә кысаларында хәләл индустриянең Россия һәм дөнья базары экспертлары, спикерлары һәм төп уенчылары катнашында бай эшлекле программа каралган: очрашулар, сөйләшүләр, белгечләр өчен түгәрәк өстәлләр, ислам финанслары, хәләл-туризм һәм мөслимәләр өчен бизнес темаларына ачык лекцияләр, презентацияләр оештыру күздә тотыла. Программаның белем бирү өлеше исә мастер-класслар, кулинар тамашадан, дегустацияләү конкурсларыннан гыйбарәт булачак.  Катнашучыларның һәм кунакларның иң зур кызыксынуын төрле хәләл продуктларны базарда алга чыгару планын төзү технологияләре буенча семинарга юнәлтү планлаштырыла. Шулай  ук «Kazan Modest Fashion Show» язгы-җәйге кием коллекциясен тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, хатын-кызлар һәм ир-атлар киемнәрен сату күргәзмәсе оештырыла. Биредә моңа кадәр Россия сатып алучыларына билгеле булмаган дөньякүләм брендлар бер мәйданда тәкъдим ителәчәк, уңайлы киеп карау зоналары да була.

Беренче тапкыр күргәзмә кысаларында зур фуд-корт эшләячәк. Анда җирле җәмәгать туклану оешмаларын гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр оешмаларын  да күреп булачак.  Кунакларга һәм күргәзмәгә килгән һәркемгә грузин, дагыстан, грек, итальян һәм башка бик күп халыкларның милли ризыкларыннан авыз иттерәчәкләр, дип ышандыра оештыручылар. Күргәзмәдә күпләрнең яраткан блогерларын да очратырга мөмкин булачак, аларның «ММЧ һәм блогерлар» ачык сессиясендә, шулай ук мода күрсәтү тамашасында катнашуы көтелә. Чара кысаларында аерым уен зонасы да каралган – әти-әниләр күргәзмә экспозициясе белән танышкан арада аларның балалары вакытларын яшьтәшләре белән бергәләп файдалы итеп уздыра һәм педагоглар, аниматорлар күзәтүе астында кызыклы мастер-классларда  катнаша алачак.

RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенә барлыгы 5 меңнән артык кеше килүе көтелә: бу  бизнес-структуралар һәм сату ритейлы вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, хәләл индустриясе экспертлары, җәмәгать эшлеклеләре, казанлылар һәм башкала кунаклары. 

Традицион рәвештә күргәзмәнең мәртәбәле кунаклары сыйфатында XI «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисади саммитында катнашучылар, югары звено җитәкчеләре,  Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең дәүләт һәм сәүдә делегацияләре вәкиллекләре җитәкчеләре, Россия ритейлы вәкилләре, мөселман галимнәре чыгыш ясар дип көтелә.

Халыкара күргәзмәдә катнашу җитештерүчеләргә дәүләт структуралары белән якыннан танышырга һәм аларга үзләренең тәкъдимнәрен җиткерергә, эшлекле очрашулар оештырырга, компанияләрен иң күркәм яктан күрсәтергә, төрле элемтәләр (шул исәптә  KazanSummit 2019 кунаклары белән дә) урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. 2018 елда  RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә 100-гә якын компания катнашты.

Күргәзмене күрергә теләүчеләргә уңайлы булсын өчен трансфер оештырылачак –“Җиңү Проспекты” метро станциясе” тукталышыннан бушлай автобус һәм Казанның Тимер юл вокзалыннан “Казан” Халыкара аэропортына кадәр электричка йөриячәк. Шәхси транспорт өчен “Kazan Expo» тирәсендә парковка каралган.

Халыкара RUSSIA HALAL EXPO-2019 күргәзмәсенең тантаналы ачылышы изге Рамазан ае җитүгә 10 көн алдан – 24 апрельдә ачылачак. Экспозиция ике көн – 24 һәм 25 апрельдә эшлиячәк. 

Элемтәләр өчен:

Телефон: 8 (937) 77-99-030

Рәсми почта:  rhe@halalrt.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы