Татарстан казыйлары – квалификация күтәрү курсларында

05 март 2019 ел 10:22
Татарстан казыйлары – квалификация күтәрү курсларында

Кичә, җөмәдәл-ахыр аеның 27 нче көнендә, Болгар ислам академиясендә Татарстан казыйлары өчен дүрт көнлек квалификация күтәрү курслары ачылды.

Курслар үз эченә ике модульны ала: ислам хокукы и медиация. Ислам хокукын өйрәнү кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы сәркатибе Рөстәм Нургалиев һәм фикыһ буенча Ислам галимнәре шурасы әгъзасы Фатыйх Календер гаилә мөнәсәбәтләре, ир-ат һәм хатын-кыз хокуклары, аерылышу (талак), балалар тәрбияләү, мирас хокукы буенча төп төшенчәләр, зәкят һ.б. буенча лекцияләр үткәрәчәк.

Медиация буенча модуль кысаларында казыйлар низаглар (конфликтлар) мәсьәләсенә караган белемнәрен тирәнәйтә алачак: аның төшенчәсе, төзелеше, үсеше, килеп чыгу сәбәпләре, шулай ук нәтиҗәле аралашу, низагларны булдырмый калуның хәзерге ысуллары һ.б. Лекцияләрне социология фәннәре кандидаты, Медиация, низагларны хәл итү һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире, КФУның конфликтология кафедрасы доценты, медиаторлар әзерләү программасы буенча тренер, Россия-Америкасы программасы белән арадашчылар (медиаторлар) әзерләү буенча сертификация узган белгеч Олег Маврин һәм КФУның конфликтология кафедрасы доценты, мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Резеда Галихуҗина алып барачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы