Әгерҗедә танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә узды

06 март 2019 ел 13:05
Әгерҗедә танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә узды

Бүген Әгерҗе районы үзәк китапханәсендә Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Әлеге чарада хатын-кыз иҗтимагый оешмалары вәкилләре, дин әһелләре, китап укучылар, җәмәгатьчелек катнашты.

Чара башланганчы кунаклар татар хатын-кызлары өчен мәдрәсә оештыручы, педагог Мөхлисә Бубига багышланган бай күргәзмә белән таныштылар. Русиядә мөселман хатын-кызлары өчен беренче уку йортларын нигезләп, шунда нәтиҗәле хезмәт иткән, милли мәдәният өчен көрәшкән Мөхлисә ханым Бубиның исеме онытылмаган, тарих тузаннары эчендә күмелеп калмаган. Аның турында китаплар әзерләнә. Газета-журналлар аның мирасы турында күп язалар. Иж-Буби авылында Бубилар нәселенең дәвамчылары яши.

Күргәзмәдә “Ак калфак” остаханәсенең эшләре бик бай иде. Мөхлисә Буби мәктәбендә укучы кызлар энҗе-мәрҗән калфаклар, камзуллар чигү белән шөгыльләнгәннәр. Әгерҗенең “Ак калфак”  кызлары тегү-чигү эшләрен башкаларга да күрсәтергә тырышалар.

Мөселман дөньясында беренче казыяләрдән булган, татар хатын-кызларына аң-белем бирүдә һәм аларның хокукларын яклауда зур хезмәт куйган күренекле шәхес Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина рухына багышлап Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин Коръән аятьләре укыды. Аның рухына багышлап дога кылганнан соң сүз Асия Корбангалиевага бирелде. Ул Мөхлисә Бубыйга багышлап язылган “Милләтнең  энҗе бөртеге” дигән шигырен укыды. Мөхлисә Бубиның тормыш һәм хезмәт юлы белән үзәк китапханә методисты, районның “Ак калфак оешмасы” әгъзасы Чулпан Нурмөхәммәтова таныштырды. Мөгаллимә Ясминә Латфуллинаның Мөхлисәнең ата-анасы, туганнары турында сөйләве райондашларыбызның күренекле якташлары турында күп белүен күрсәтте. “Нур” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Дилә ханым Абдуллина бу чарада җыр, шигырь, чыгышларның һәм экран аша күрсәтелгән фотосурәтләрнең шул чор мөхитен тоемларга ярдәм итүен әйтте, алга таба да эшлекле, кызыклы шундый очрашуларны уздырырга чакырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы