Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы әгъзалары карары белән академиянең ректоры булып Данияр Габдрахманов сайланды. Ректорга фәнни һәм белем бирү эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итү йөкләнә. Әлеге бурычлардан тыш, Габдрахманов академиянең финанс һәм халыкара, административ-хуҗалык эшчәнлеген алып барачак, шулай ук аның үсеш стратегиясе һәм программасы өчен җавап бирәчәк. Утырыш академияне гамәлгә куючы өч оешманың вәкилләре – Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары – Рушан хәзрәт Аббясов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.
Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды
06 март 2019 ел 17:24
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты “Исламдагы агымнар һәм фиркалар” китабын кабаттан бастырды
09 октябрь 2020 ел 13:21
Мөфтинең җомга нәсихәте: "Әгәр дөньяда гафу итә белсәк, Ахирәттә үзебез дә гафу ителербез, Аллаһы боерса"
09 октябрь 2020 ел 09:14
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды үз карамагындагылар өчен татар теле дәресләрен башлады
08 октябрь 2020 ел 17:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы