ТР мөфтие Сызрань Җәмигъ мәчете баш имамын кабул итте

07 март 2019 ел 13:11
ТР мөфтие Сызрань Җәмигъ мәчете баш имамын кабул итте

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 30нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сызрань Җәмигъ мәчете баш имамы, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевне кабул итте. Очрашуда сүз дини белем бирү һәм мөселманнар арасында рухи кыйммәтләрне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләрен урнаштыру турында барды. Илгизәр хәзрәт шулай ук Сызрань шәһәре Җәмигъ мәчете төзелеше барышы хакында сөйләде. Әлеге мәчет гыйбадәт йорты булудан тыш, Сызрань һәм Самара өлкәсе татарларының милли берләшү үзәге булып та хезмәт итәр дип планлаштырыла. Камил хәзрәт мәчетне татар дин галимнәренең берсенең исеме белән атарга тәкъдим итте.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы