Ышанычыгыз өчен рәхмәт: “Хозур ТВ”ның youtube-каналына язылучылар саны ярты миллионнан артты

18 март 2019 ел 16:47
Ышанычыгыз өчен рәхмәт: “Хозур ТВ”ның youtube-каналына язылучылар саны ярты миллионнан артты

“Хозур ТВ” телеканалы Россия мөселманнары арасында популярлык казануын дәвам итә. Бүген “Хозур ТВ”ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны ярты миллионнан артып китте. Шул ук вакытта "Хозур ТВ" һәм "Хозур ТВ Архив"ның youtube-каналлары колачлаган аудитория саны 50 миллионнан артык кешене тәшкил итә. "Хозур ТВ" контентында "караулар" саны – 86 200 000.

Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", "Уфа-нет", "Телеком-сервис" операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.

“Хозур ТВ” рус һәм татар телләрендә утызга якын тапшыру эшләп чыгара, мисал өчен: "Әхлак сабаклары", "Ислам без стереотипов", "Просто о главном", "Тәфсир", "Бәрәкәтле гаилә", "Здоровье семьи", "Хәерле сәгатьтә", "Дорога к себе", "Балам-багалмам" һәм башкалар.

Халыкның белемен күтәрү, дәгъват, җәмгыятьтә ислам, дини мәдәният турында уңай фикерләр формалаштыру, халыкта татар дини мирасына кызыксыну уяту максатыннан, күпсанлы дини медиапроектларны гамәлгә ашыру ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән санала. Мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йорты, Россиянең иң зур ислам медиахолдингларының берсе буларак, хәзерге вакытта үзенең басма, электрон һәм радио ММЧ-ларына ия. Аның газета-журналларының, радио һәм телевидениесенең иң мөһим бурычларыннан берсе – җәмгыятьне рухи яктан тәрбияләү. Islam-Today.ru,  “Шура” альманахы, “Дин вә мәгыйшәт” газетасы һәм рус телендә чыга торган “Умма” газетасы, "Азан" радиосы – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык ММЧлары да Россия мөселман өммәтен үстерүгә хезмәт итә дисәк тә, арттыру булмас.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы