"Хозур" нәшрияты «Мохтасар. Имля мөгаллиме» хезмәтен нәшер итте

19 март 2019 ел 11:31
"Хозур" нәшрияты «Мохтасар. Имля мөгаллиме» хезмәтен нәшер итте

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең "Хозур" Нәшрият йорты  «Мохтасар. Имля мөгаллиме» китабын бастырды. Бу хезмәт мәдрәсә шәкертләре, барча иске имлядә укырга һәм язарга өйрәнергә теләүчеләр өчен бик кулай дәреслек булачак.

Китап тексты гарәп графикасында (иске имля) һәм кирилл графикасына күчерелмәдә бирелә. Дәреслектә 17 кагыйдә, һәр кагыйдәгә мисаллар, искәрмәләр, сораулар, күнегүләр китерелә. Иске имлядә укый белгән һәр кеше аларны үзлегеннән өйрәнә ала.

Китапның асыл тексты буларак 1915 елда «Өмид» басмаханәсендә чыккан, төзәтелгән, өченче мәртәбә басылган нөсхә алынды. Бу хезмәт динебез һәм телебезне үстерүдә бер файда булсын иде.

Аны "Хозур" Нәшрият китабының фирма кибетлерендә сатып алып була. Адреслары: Казан, Тукай урамы, 36 йорт һәм Газовая урамы, 14 йорт.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (903) 388-86-33.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы