“Гаилә” мәчете балалар бәйрәме үткәрә: «Без – бергә»

21 март 2019 ел 09:15
“Гаилә” мәчете балалар бәйрәме үткәрә: «Без – бергә»

2019 елның 25 мартында Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а) «Без – бергә» дип аталган бәйрәм узачак. Чара җәмгыятебез өчен ике мөһим дата – Халыкара Даун синдромлы кеше көненә (21 март) һәм Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көненә (2 апрель) тәгаенләнелә. Бәйрәмне Казан шәһәре Совет районы администрациясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте теләктәшлеге белән «Гаилә» мәчете, «Апрель» тернәкләндерү үзәге, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге оештыра.

Беренче тапкыр мондый чара 2018 елның 21 мартында уздырыла. «Кояшлы балалар» дип аталган бәйрәмгә Даун синдромлы балалар һәм аларның әти-әниләре чакырыла. Кунаклар өчен мәдәни программа оештырыла, спорт эстафеталары үткәрелә. Катнашучылар каршында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре Совет районы хакимияте вәкилләре чыгыш ясый. Оештыручылар шул бәйрәмнән соң бихисап рәхмәт сүзләре ала, мондый чараларның даими оештырылу теләкләрен ишетә, шуңа да быел программаны тагын да киңәйтү карары кабул ителә. Аерым алганда, бәйрәмгә аутизм белән авыручы балалар да чакырылачак. Гомумән, йөзләп бала һәм аларның әти-әниләре катнашыр, дип көтелә. Алар өчен мәдәни-агарту һәм спорт программасы әзерләнелә. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы