Нәзарәт VII Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

26 март 2019 ел 14:17
Нәзарәт VII Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте VII Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә. Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак.

Исегезгә төшерәбез: мөфтиятнең иң зур социаль проекты булып, традицион рәвештә, республикакүләм ифтар санала. Былтыр ул беренче тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уздырылды һәм ике көндә Казанның Теннис академиясендә 10 меңләп мөселман кешесен “бер өстәлгә” җыйды. 2018 елда ул алтынчы тапкыр оештырылды. Анда күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чиклеләр, ятимнәр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, башка төбәкләрдән, шулай ук республиканың төрле районнарыннан килгән мөселманнар катнашты. Республикакүләм ифтарны оештыруга дүрт йөзгә якын волонтер җәлеп ителде.

Быел исә ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Хәйрия чарасы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән бергәлектә, оештырыла.

Волонтер булу өчен түбәндәге форманы тутырырга кирәк.

Гаиләгез белән килеп, әлеге зур чараның бер өлешенә әйләнегез!

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы