Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Динара советы утырышында катнашты

26 март 2019 ел 13:31
Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Динара советы утырышында катнашты

Бүген, Рәҗәб аеның 19 нчы көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү шәһәрендә Россия Динара советының чираттагы утырышында катнашты. Чара Россиянең традицион дин оешмалары башлыклары һәм вәкилләре, шулай ук дәүләт органнары вәкилләре һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды.

Утырышта дини объектларның иминлеген тәэмин итү, 2019 елда Совет катнашында динара форумнар һәм конференцияләр үткәрү, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк динара чараларны әзерләү һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Искәртеп узыйк: Россия динара  советы 1998 елда оеша. Ул рухи лидерларны һәм Россия Федерациясенең традицион конфессия вәкилләрен берләштерә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия динара советына 2017 елның февралендә кертелде, бу – Татарстан мөфтияте эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә җитди тану дигән сүз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы