Мөфти Мәскәүдә халыкара дини конференциядә катнаша

28 март 2019 ел 11:54
Мөфти Мәскәүдә халыкара дини конференциядә катнаша

Бүген, Рәҗәб аеның 21 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү шәһәрендә “Ислам – шәфкатьлелек һәм тынычлык дине” дип исемләнгән халыкара дини конференция эшендә катнаша. Чара Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья Ислам лигасы тарафыннан, Россия герое Әхмәт Кадыйров исемендәге Төбәк иҗтимагый фонды, Ислам мәдәнияте, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды теләктәшлеге белән оештырыла.

Форумда актуаль темалар буенча фикер алышулар оештырыла, шул исәптән исламда дустанә мөнәсәбәт нигезләре, террорчылык һәм экстремизм мәсьәләләре һәм башкалар. Пленар утырышта Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенең җәмгыятьтә ислам турында тискәре мәгълүмат агымына каршы торуга юнәлтелгән эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак һәм нәзарәтнең күпсанлы дини медиапроектлары хакында сөйләячәк.

Форум эшендә дөньяның 43 иленнән 250ләп кеше катнаша: Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Кытай, Йемен, Иордания, Гыйрак, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Пакистан, Төркия, Франция, АКШ, Швейцария, Швеция, Көньяк Корея һәм башкалар. Конференциядә катнашучылар арасында – күренекле җәмәгать, сәясәт, дин эшлеклеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең вәкаләтле вәкилләре, дәүләт органнары – Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре.

Форум иртәгә Чечня Республикасы башкаласында дәвам итәчәк. Биредә форумда катнашучылар “Мөселманнар һәм иҗтимагый мөнәсәбәт” темасына утырыш үткәрәчәк. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы