Мөфти Чечня массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирде

28 март 2019 ел 15:28
Мөфти Чечня массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирде

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән – Мәскәүдә. Бүген ул “Ислам – шәфкатьлелек һәм тынычлык дине” дип исемләнгән халыкара дини конференция эшендә катнаша.

Форум кысаларында оештырылган матбугат очрашуында Татарстан мөселманнары башлыгы Чечня массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә интервью бирде. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Камил хәзрәт халыкара конференцияләр үткәрүнең әһәмиятен һәм актуальлеген билгеләп үтте, шулай ук дәүләтләр арасында багланышлар һәм тәҗрибәләр алмашу кирәклегенә игътибар юнәлтте: “Бүген кырыктан артык ил вәкилләре Исламның тынычлык  дине булуы хакында сөйләшү өчен бергә җыелды. Террорчылык белән көрәш мәсьәләләрендә Чечняның тәҗрибәсе бик кызыклы һәм кабатланмас. Бу тәҗрибә белән уртаклашырга кирәк”.

Алга таба журналистлар мөфтидән Россия мөселманнары алдында торган иң зур куркынычлар турында сорашты. Алар рәтенә ул өммәтә дини мәгърифәтчелекнең түбән дәрәҗәдә булуын керте:

– Дин турында җитәрлек дәрәҗәдә белемнәргә ия булмаганнар, үз диннәре турында мөселманнар исеменнән сөйләп, исламга зыян салалар, аның хакыйкый кыйммәтләрен бозып күрсәтәләр.

Татарстан мөфтие әңгәмәне төгәлләп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ нәсыйхәтләре турында искә төшерде:

– Әйдәгез Аллаһы Илчесе ﷺ васыятьләрен искә алыйк әле. Ул әйткән: “Мөселман шулдыр ки: башкалар аның теленнән дә, кулыннан да имин булырлар”. Әгәр без әлеге нәсыйхәтләр буенча яшәсәк, камил, яхшы, күркәм холыклы мөселманнар булырбыз.

Исегезгә төшерәбез, форум иртәгә Чечня Республикасы башкаласында дәвам итәчәк. Биредә “Мөселманнар һәм иҗтимагый мөнәсәбәт” темасына утырыш үтәчәк. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы