Камил хәзрәт “Ислам – шәфкатьлелек һәм тынычлык дине” конференциясе пленар утырышында чыгыш ясады

28 март 2019 ел 17:25
Камил хәзрәт “Ислам – шәфкатьлелек һәм тынычлык дине” конференциясе пленар утырышында чыгыш ясады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Мәскәүдә башланган “Ислам – шәфкатьлелек һәм тынычлык дине” дип исемләнгән халыкара дини конференциянең пленар утырышында катнашты.

Утырыш барышында Камил хәзрәт дөньяның төрле почмакларыннан конференциядә катнашырга килүчеләрне сәламләде, шулай ук доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, аерым алганда, Исламны пычратып, аның асылын бозып күрсәтү проблемасын аерып күрсәтте. “Кызганыч ки, бүген динебезнең асылын бозып күрсәтү, аны сәяси һәм икътисади максатларда оятсыз рәвештә файдаланучылар бар”, - дип билгеләп үтте мөфти хәзрәт.

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, Ислам тәгълиматларын халыкара җәмәгатьчелеккә шәфкатьлелек һәм тынычлык дине буларак җиткерүдә мөселманнарга күбрәк массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә һәм үзләренең дини массакүләм мәгълүмат чараларын булдырырга кирәк.

Шунысын билгеләп үтик: Ислам турында уңай җәмәгать фикерен формалаштыру һәм халыкта татар дини мирасына кызыксыну уяту максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу өлкәдә актив эшчәнлек алып бара. Мөфтиятнең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан берьюлы берничә медиапроект тормышка ашырылып килә. Мөфти Камил хәзрәт конференциядә катнашучыларга Татарстан мөфтиятенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез:дини форум Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья Ислам лигасы тарафыннан, Россия герое Әхмәт Кадыйров исемендәге Төбәк иҗтимагый фонды, Ислам мәдәнияте, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды теләктәшлеге белән оештырыла. Анда дөньяның 43 иленнән 250ләп кеше катнаша: Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Кытай, Йемен, Иордания, Гыйрак, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейт, Пакистан, Төркия, Франция, АКШ, Швейцария, Швеция, Көньяк Корея һәм башкалар. Конференциядә делегатлары арасында – күренекле җәмәгать, сәясәт, дин эшлеклеләре, Россия Федерациясе төбәкләренең вәкаләтле вәкилләре, дәүләт органнары – Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре.

Форум иртәгә Чечня Республикасы башкаласында дәвам итәчәк. Биредә  “Мөселманнар һәм иҗтимагый мөнәсәбәт” темасына утырыш үткәрелә.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү күздә тотыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы