Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе вафат

01 апрель 2019 ел 10:09
Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе вафат

Бүген, Рәҗәб аеның 25нче көнендә, озакка сузылган каты авырудан соң, Зәй районының элеккеге имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, вафат булды.  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм республикабыз имамнары исеменнән  Сәгыйть хәзрәтнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең гаиләсенә бу авыр хәсрәтне күтәрерлек көч бирүен сорыйбыз. Сәгыйть хәзрәт имам-мөхтәсиб вазыйфасын 2002-2016 елларда башкарды. 2016 елдан нәзарәтнең Аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шураның Зәй бүлеген җитәкләде. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда ислам үсеше күзәтелде, мәчетләр ачылды, яшьләр күпләп динебезгә тартылды.

Сәгыйть хәзрәт күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче, язучы Таҗетдин Ялчыгол исемендәге укуларга нигез салган, әлеге шәхеснең мирасын халкыбызга кайтаруга үзеннән зур өлеш керткән имам буларак та хәтеребездә озак сакланыр.

Аллаһы Тәгалә  Сәгыйть хәзрәтнең рухын шат кылып, урыннарын фирдәвес җәннәтләрендә әйләсен!

Мәрхүмгә җеназа намазы бүген 13.00дә Зәйнең Үзәк мәчетендә була. Аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин уздырачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы