Мөселман фикер алышу клубында инвестицияләрне күчемсез милеккә кертү турында сөйләшәчәкләр

03 апрель 2019 ел 10:35
Мөселман фикер алышу клубында инвестицияләрне  күчемсез милеккә кертү турында сөйләшәчәкләр

Иртәгә, Рәҗәб аеның 28нче көнендә, ягъни 4 апрельдә 17.30да, Казанның Галиев мәчетендә Мөселман яшьләре фикер алышу клубының чираттагы утырышы була. Ул “Күчемсез милеккә инвестицияләр” дигән темага багышлана. Экспертлар сыйфатында күчемсез милекне сатып алу, сатуга әзерләү һәм сату белән шөгыльләнә торган шәхси оешма генераль директоры Дамир Фәхриев һәм күчемсез милек буенча белгеч Габделгазиз Даулетчин чакырулы. Очрашу түгәрәк өстәл форматында үткәреләчәк.

Мөселман фикер алышу клубы әйтер сүзе булган һәркемне чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен «Вконтакте» челтәрендә «Мусульманская молодежь – Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җаваплар эзли, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшә һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини сораулар гына түгел, дөньяви мәсьәләләр дә карала.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы