Бүген аутизм турында мәгълүмат тарату көне: "Зәкят" фонды сабыйларга бәйрәм оештырды

02 апрель 2019 ел 17:54
Бүген аутизм турында мәгълүмат тарату көне: "Зәкят" фонды сабыйларга бәйрәм оештырды

Бүген, Рәҗәб аеның 26 нчы көнендә, бөтен дөньяда Аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Туган авылым” күңел ачу комплексында үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Әйдәгез дуслашыйк!” дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Анда 150дән артык кеше катнашты.

“Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренә караганда, мондый чараларны оештыру тирә-юньдәгеләргә аутизм турында мәгълүмат ирештерү өчен генә түгел, ә бу проблема белән күзгә-күз очрашкан гаиләләрне берләштерү, аларга теләктәшлек күрсәтү өчен дә кирәк. Моннан тыш, ул бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән барлык иганәчеләргә һәм мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәт белдерде.

Бәйрәм күккә йөзләгән зәңгәр шар җибәрү белән башланып китте. Зәңгәр төс аутизм символы булып санала. Алга таба кунакларны кызыклы программа көтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: чара кысаларында шулай ук табиблар, үзенчәлекле балалар белән эшләүче белгечләр чыгыш ясады.

Аерым алганда, “Ышаныч” иртә ярдәм күрсәтү үзәге вәкиле Анастасия Генералова аутизм турында хәзерге күзаллаулар турында сөйләде. “Аутизмнан интегүче балалар бер үк вакытта ике дөньяда яшиләр, – дип билгеләп үтте белгеч. – Беренче дөнья – аларның башларында, икенчесе – без барыбыз да яши торган дөнья, гомуми. Алар өчен үз дөньялары чынбарлыкка күпкә якынрак. Бу балаларны аңлый белү бик мөһим”.

Алга таба Казан шәһәренең 8 нче балалар хастаханәсе психиатры Резеда Измайлова аутизмның медицина һәм социаль яклары турында сөйләде. Моннан тыш, кунакларны җырлар, шигырьләр һәм иҗади чыгышлар белән балалар үзләре дә сөендерде. Концерт программасы төгәлләнгәннән соң, сабыйлар  мавыктыргыч мастер-классларда һәм фәнни шоуда катнашты.

Сезнең игътибарга “Әйдәгез дуслашыйк!” дип исемләнгән бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны карау өчен, сылтамага басарга кирәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы