Мөфти Яшел Үзән районындагы 5нче төзәтү колониясендә җәза үтәүчеләр белән очрашты

03 апрель 2019 ел 14:37
Мөфти Яшел Үзән районындагы 5нче төзәтү колониясендә җәза үтәүчеләр белән очрашты

Бүген, Рәҗәб аеның 27 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың Яшел Үзән районына сәфәр кылды. Эш сәфәре кысаларында ул районның Түбән Вязовые авылында урнашкан 5 нче төзәтү колониясендә булды. Иң элек Камил хәзрәт әлеге колония башлыгы – эчке хезмәт подполковнигы Сергей Емельянов белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлев катнашты. Әңгәмә барышында Рамазан аенда тоткыннар белән эшләү – ифтарлар уздыруда булышлык күрсәтү, ураза хакында вәгазьләр сөйләү турында килешенде. Камил хәзрәт Сәмигуллин нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм мөселман өммәтенә ярдәм күрсәткәне өчен Сергей Емельянов  һәм аның урынбасары Альберт Җәгъфәровка Татарстан Диния нәзарәте Рәхмәт хатын тапшырды.

Алга таба республика мөселманнары башлыгы колониянең “Әл Фәтиха” мәчетендәге китапханәне, сыйныф бүлмәләрен карады. Әлеге мәчетнең җәза үтәүчеләр тарафыннан төзелгәнлеген һәм колонияләрдәге гыйбадәт йортлары арасында иң зурлардан булуын билгеләп узарга кирәк. Мәчеткә 260 ка якын мөселман йөри. Биредә даими рәвештә дин дәресләре алып барыла, рухи әңгәмәләр, вәгазьләр үткәрелә, хәтта Коръән уку буенча бәйгеләр оештырыла. Җәза үтәүчеләр арасында дүрт җүзне яттан белүчеләр бар. Камил хәзрәт мәчетнең зурлыгына, төзеклегенә соклануын белдерде. Мөфти шулай ук катгый режимлы колониягә хөкем ителгәннәрнең гыйбадәт кылу урыны белән танышты. Очрашу барышында мондый шартларның Россиядәге бик аз колонияләрдә генә булдырылуын ассызыклап уздылар.

Колониядәге “Әл Фәтиха” мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин җәза үтәүчеләр белән очрашып, вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Аерым алганда, ул Мигъраҗ кичәсенең фазыйләтләре, Коръәнне дөрес уку, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнүнең, үзләштерүнең әһәмияте турында сөйләде, тоткыннарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу өйлә намазы уку белән төгәлләнде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елдан республикабыз төрмәләрендә җәза үтүче мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш колонияләрдә экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнәләр: вәгазьләр укыйлар, дини сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итәләр. Дин әһелләре белән очрашулар һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төрмәләргә Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан дини әдәбият, Рамазан ае һәм Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылып тора.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы