Нәзарәттә Голәмәләр шурасы утырышы узды

03 апрель 2019 ел 17:44
Нәзарәттә Голәмәләр шурасы утырышы узды

Бүген, Рәҗәб аеның 27 нче көнендә, мөфтияттә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Җыелыш Татарстан мөфтие – Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә үтте. Утырышта мөфти урынбасарлары – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, шураның җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты.

Көн тәртибендә кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләр кертүнең хәләл модельләрен эшләү, шулай ук мөселманнарның, торак сатып алу максатыннан, торак-туплау кооперативларында катнашу мөмкинлеге мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, фитыр, фидия сәдакалары һәм зәкят нисабы күләменең критерийлары билгеләнде. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының гомум утырышында расланып кабул ителәчәк һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы