Мөфти Буада түгәрәк өстәлдә катнашты

04 апрель 2019 ел 15:08
Мөфти Буада түгәрәк өстәлдә катнашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөхтәсибәтләренә эш сәфәрләрен дәвам иттерә. Бүген, Рәҗәб аеның 28 нче көнендә, ул Буа районында булды. Иң элек мөфти район хакимияте башлыгы Марат Җәббаров белән очрашты. Очрашуда шулай ук Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, протоиерей Иоанн Ткачук һ.б.лар катнашты. Әңгәмә барышында урындагы дини вәзгыять, яшьләрне рухи тәрбияләү турында фикер алышу булды. Илмир хәзрәт Хәсәнов мөхтәсибәтнең якын айларга планнары, аерым алганда, Рамазан аенда чаралар оештыру буенча тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Алга таба кунаклар өчен Буа мәдрәсәсе буйлап экскурсия оештырылды. Илмир хәзрәт үзе җитәкләгән дини белем бирү йорты эшчәнлеге, андагы уку-укыту барышы белән таныштырды.

Аннары Буа мәдрәсәсендә «Традицион исламның рухи кыйммәтләре. Экстремизм идеологиясе һәм радикаль күренешләргә карата килешмәүчән мөнәсәбәт» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Утырыш дин әһелләре, хакимият вәкилләре, экспертлар катнашында үтте. Чара Буа мәдрәсәсе тарихына багышланган видеофильм караудан башланып китте. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзләрен Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ульян шәһәре мөселманнары исеменнән Идел аръягы районы татар автономиясе рәисе Рафаэль Нәҗметдинов, Россия мөселманнары Дини җыены исеменнән Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов җиткерде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин түгәрәк өстәлдә доклад белән чыгыш ясады.  "Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди: “Әй, адәм балалары! Без сезне (Адәм исемле) бер ирдән һәм (Хәва исемле) бер хатыннан яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Әлеге аять цивилизацияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезендә көрәш һәм каршы тору түгел, ә үзара аңлашу ятуын күрсәтә. Хакыйкый ислам тәгълиматы кешеләрнең үз-үзләрен тотышларының аңлашуга, теләктәшлеккә корылган моделен пропагандалый", - дип билгеләп узды ул. Мөфти хәзрәт татар дини мирасына, үз җирлегебездәге дин галимнәренә, остазларыбыз калдырган хәзинәгә таянырга кирәклеген ассызыклады.  Традицион исламның рухи кыйммәтләрен саклау һәм аны халыкка, аеруча яшьләргә ирештерүнең мөһимлеге мәсьәләләренә, шулай ук Татарстанның ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышларына тукталып үтте.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, татар халкының бай дини мирасын саклау, мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру, шулай ук Ислам дине турында дөрес күзаллау формалаштыру максатыннан, киңкырлы эш алып бара. Мөфтиятнең «Хозур» нәшрият йорты медиапроектлары ислам, дини мәдәният турында уңай җәмәгать фикерен формалаштыру һәм халыкта татар дини мирасына кызыксыну уяту максаты белән тормышка ашырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы