Мөфти Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе җитәкчелегендәге делегация белән очрашты

05 апрель 2019 ел 13:27
Мөфти Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе җитәкчелегендәге делегация белән очрашты

Бүген, Рәҗәб аеның 29 нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунакларны – Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясен кабул итте. Делегация составына Согуд Гарәбстаны Корольлеге генераль консулы Талал АбдаЛлах Әл-Хумайди, Бөтендөнья ислам лигасының Россия Федерациясендәге вәкиле Әл-Йосыф Әхмәд һәм башкалар керде. Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев озатып йөрде.

Түгәрәк өстәл форматында узган әңгәмәдә Татарстан мөселманнары башлыгы кунакларны сәламләп, аларга республикада Ислам үсеше тарихы, татар дин әһелләренең Россия мөселманнары рухи мирасын саклап калуга керткән өлеше, шулай ук бүгенге дини вазгыять турында мәгълүмат бирде. Алга таба Камил хәзрәт Татарстанның ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары, мөфтиятнең күпкырлы эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды. Беренче мөселман телевидениесе – “Хозур ТВ” уңышлары хакында мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин сөйләп узды.

Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса, үз чиратында, Бөтендөнья ислам лигасы эшчәнлеге турында бәян итте. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге халыкара ислам оешмасы дөньяның күренекле мөселман дин әһелләрен берләштерә. Генераль сәркатип Татарстанның милләтара һәм динара дуслыкны тәэмин итүен, саклавын югары бәяләп, республиканың бу өлкәдә үрнәк булуын әйтте.

Әңгәмә барышында сүз киләчәктә ике дини оешма арасында хезмәттәшлек итүнең перспективалары хакында да барды.

Очрашу истәлеге итеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Исага нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган кече форматтагы Коръән басмасын һәм Шиһабетдин Мәрҗаниның алты томлыгын бүләк итте. Мөхтәрәм кунак исә мөфти хәзрәткә Мәккәдә эшләнгән сувенир тапшырды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы