“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Сөйләшә торган куллар” проекты буенча курслар башлана

04 апрель 2019 ел 17:55
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә “Сөйләшә торган куллар” проекты буенча курслар башлана

8 апрельдә Казанда “Сөйләшә торган куллар” проекты буенча ун көнлек тернәкләндерү курслары башлана. Әлеге проект ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләрне тернәкләндерүгә корылган.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды 2000 нче еллар башында үз эшчәнлеген ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен курслар оештырудан башлап җибәргән иде. Бу эш әле дә дәвам итә. Алар өчен беренче тапкыр курслар 2004 елда Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә узды.

Тернәкләндерү курслары даими рәвештә оештырыла. “Сөйләшә торган куллар” проекты кысаларында ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр белем дә ала, тернәкләнү дә уза. Әлеге проектның нигезен алар өчен махсус эшләнгән махсус белем бирү программасы тәшкил итә.

Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр ислам нигезләрен “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова тарафыннан эшләнгән методика буенча өйрәнә. Ул - ишетмәүчеләрне һәм күрмәүчеләрне өйрәтү юнәлешендә танылган белгеч. 2007 елда Мәликә Гыйльметдинова ишарәләр телен өйрәнә һәм танылган татар дин галимнәре хезмәтләре буенча ишетмәүчеләр өчен “Ислам нигезләре” курсыннан белем бирү өчен махсус методика эшли.

Тернәкләндерү курсларында шулай ук компьютерда эшләргә, кул эшләренә өйрәтәчәкләр, йорт эшләре дәресләре узачак. Ишетмәүчеләргә ишарәләр телендә мөселман терминнарын төшендереләчәк. Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр белән психологлар эшләячәк. Алар шулай ук массаж сеанслары алачак. Табиблар, килеп, сәламәтлек турында мөһим темаларга лекцияләр укыячак.

Тернәкләндерү программасына мәдәни һәм спорт чараларына бару да кертелгән. Көнкүрештә килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүдә булышу максатыннан, юрист киңәшләре бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы