Рамазан ае алдыннан Буада Казыйлар шурасы утырышы узды

08 апрель 2019 ел 14:54
Рамазан ае алдыннан Буада Казыйлар шурасы утырышы узды

Бүген, Шәгъбан аеның 3-нче көнендә, Буа районында Казыйлар шурасының чираттагы күчмә утырышы уздырылды. Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә үткән әлеге утырышта Татарстанда Рамазан аен үткәрүгә кагылышлы аерым карарлар кабул ителде.

Әйтик, казыйлар ураза башлану көнен, республика мәчетләрендә беренче тәравих намазын уку тәртибен, фитыр, фидия сәдакалары һәм зәкят нисабының минималь күләмен билгеләде.

Төгәл даталар, намаз вакытлары һәм сәдакалар күләме, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан расланганнан соң, киң җәмәгатьчелеккә җиткереләчәк.

Моннан тыш, күчмә утырыш кысаларында казыйлар Буа мәдрәсәсе шәкертләре һәм авыл имамнары белән очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы