Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре дәвам итә

15 апрель 2019 ел 14:25
Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре дәвам итә

Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку буенча бәйгеләр дәвам итә. Шуларның берсе кичә Алабуга шәһәренең “Әҗмәл” мәчетендә үтте. Анда 12 яшькә кадәрге 60 тан артык бала катнашты.

Бәйгедә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов мөрәҗәгать итте. “Намаз – динебездә фарыз булып йөкләтелгән иң әһәмиятле гыйбадәт төрләренең берсе. Шуңа балаларны намаз укуга кечкенәдән гадәтләндерү тиешле – бу әти-әниләрнең бурычы. Балаларда намазга мәхәббәт тәрбияләү исә бүгенге бәйгенең төп максаты”, – дип билгеләп узды ул.

Бәйге кызлар һәм малайлар арасында өч номинациядә аерым үткәрелде: мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм 1-2 нче сыйныф укучылары, 3-4 нче сыйныф, шулай ук 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында. Катнашучыларның белемнәрен мөгаллимнәрдән һәм имамнардан торган тиешле әзерлекле жюри бәяләде. Абыйлы-энеле Ясин һәм Ямин Хәйдәровлар - мөхтәсибәт уздыра торган бу төр бәйгеләрдә даими катнашучылар. Алар бер намазны да калдырмыйлар, аның барлык таләпләрен үтиләр. Ә 4 яшьлек Госман Усманов намазны әтисе Ринат артыннан кабатлап өйрәнгән. Сабый хөкемдарларның күңелен яулады. Тавышы да, намазның барлык кагыйдәләрен төгәл итеп үтәве дә башкалардан аерылып торды.

Җиңүчеләрне ачыклаганда намаздагы хәрәкәтләрнең дөреслеге, аны үтәү тәртибе, аеруча Кәлам Шәриф сүрәләрен дөрес итеп уку исәпкә алынды. Балалар намаз укып күрсәттеләр, шулай ук жюриның теоретик сорауларына җавап бирделәр. Бәйге ахырында җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга һәр номинациядә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да сертификатларга ия булды.

Балалар арасында намаз уку буенча район күләмендә оештырылган бәйгеләрнең чираттагысы кичә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә үтте. Анда 30га якын бала катнашты. Бәйге шулай ук өч номинациядә малайлар һәм кызлар арасында аерым уздырылды. Шунысы сөенечле: анда “Фәтиха” мәчете каршындагы иртә үсеш төркеменә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар актив катнашты. Иң кечкенә конкурсантка нибары 3 яшь иде.

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов билгеләп узганча, балигъ булмаганнарга намаз уку фарыз булмаса да, балаларга намаз уку күнекмәләрен хәзер үк төшерендерә башларга кирәк, чөнки вакыты җиткәч, һәр мөселман намазны дөрес итеп укый белергә тиеш.

Бәйгедә катнашучылар иң элек намаз укый белүләрен күрсәтте, аннары жюри әгъзаларының өстәмә сорауларына җавап бирде. Гомуми нәтиҗәләр буенча абсолют җиңүчеләр булып Әмир Таһиров, Сумая Шәмсетдинова һәм Ләйлә Андреева табылды. Призерлар арасында – Камаль Низамов, Ибраһим Мәһдиев, Ралия Вәлиева, Айнур Лотфуллин. Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чара аш мәҗлесе белән төгәлләнде.

Искәртеп узыйк: намаз уку бәйгеләре ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан, үсеп килүче буында динебезгә, намаз укуга һәм Коръәнне өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан, үткәрелә.

Балалар арасында намаз уку бәйгесе – Татарстан мөфтиятенең халыкны гыйбадәт кылырга өндәүгә юнәлтелгән дәгъват өлкәсендәге бердәнбер проекты түгел. Бу эшчәнлек кысаларында 2018 елда нәзарәт тарафыннан беренче тапкыр «Ислам. Беренче адымнар» проекты гамәлгә ашырылды. Ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән кыскавакытлы бу курслар тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген булдыра. Әлеге проектның өч сезоны дәвамында курслар аша барлыгы 300ләп кеше узды. Асылда алар бу проекттан ислам кануннарын үтәп яшәүчеләргә әйләнгән мөселманнар булып чыкты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы