Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин "KazanSummit-2019"ны оештыру комитеты утырышында катнашты

15 апрель 2019 ел 17:58
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин "KazanSummit-2019"ны оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә, ТР Хөкүмәте йортында «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисад саммитына әзерлек мәсьәләләренә багышланган оештыру комитеты утырышы уздырылды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да катнашты.

Искәртеп узыйк: «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019» XI халыкара икътисад саммиты 24-26 апрель көннәрендә “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә. Анда дөньяның 57 иленнән һәм Россиянең 29 төбәгеннән 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Саммитның төп темасы - «Россия-Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга». Моннан тыш, саммит кысаларында «Russia Halal Expo» хәләл индустриясе халыкара күргәзмәсе оештырылачак. Хәләл продукция һәм хезмәтләрне 54 экспонент тәкъдим итәчәк. Күргәзмәдә 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Фотолар ТР Хөкүмәте сайтыннан алынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы