«Хозур» нәшрияты никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен бастырды

16 апрель 2019 ел 14:29
«Хозур» нәшрияты никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен бастырды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты республика мәчетләре өчен никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләрен әзерләп бастырды. Документларның макетлары ТР МДН Президиумы тарафыннан агымдагы елның февралендә расланды. 

Ел башында кабул ителгән "ТР МДН имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”дә никахларны, исем кушуны һәм җеназаларны Диния нәзарәтенең метрика кенәгәсендә теркәү каралган. Болай итү дини йолаларны Татарстанның барлык мәчетләрдә дә бердәм үрнәк буенча теркәү һәм республикада мөселман гаилә статистикасын алып бару мөмкинлеген бирәчәк.

Аерым алганда, никах теркәү кенәгәсендә никах укылган көн, никахны укыган имам, егет белән кәләш турында мәгълүмат, мәһәрнең күләме, кызның вәлие һәм шаһитлар теркәлә. Исем кушу кенәгәсендә баланың исеме, аның әти-әнисе турында мәгълүмат һәм исем кушучы имам күрсәтелә. Мәрхүмнәрне теркәү кенәгәсендә исә мәрхүм хакында шәхси мәгълүмат, үлем сәбәбе, җеназаны укыган имам билгеләнә.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: метрика кенәгәләре алып бару – революциягә кадәр имамнар арасында һәрдаим кулланылган, әмма онытылган һәм янә торгызылган гадәт. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы