Мөфти Пакьстаннан килгән ислам икътисадчысы белән очрашты

18 апрель 2019 ел 14:59
Мөфти Пакьстаннан килгән ислам икътисадчысы белән очрашты

Бүген, Шәгъбан аеның 13 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам финанслары буенча исәп-хисап һәм аудит белән шөгыльләнүче халыкара оешманың (AAOIFI) әйдәп баручы икътисадчысы Ибраһим Мөхәммәд Иса белән очрашты.

Халыкара оешма вәкиле мөфтиятнең Коръән бастыру һәм татар рухи мирасын өйрәнү буенча эзлекле эш алып барылуына соклануларын белдерде. Камил хәзрәт мөфтият бастырып чыгарган Коръәннең Россиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә халыкара стандартларга яраклы дип танылуы турында әйтте.

Нәзарәтнең эшчәнлеге һәм проектлары белән танышу алга таба мөфтиятнең бүлекләрендә дәвам итте. Мисал өчен, сөйләшүдә ислам гыйлеме һәм шәригать фәннәре белгечләре, шулай ук мөфтиятнең Голәмәләр шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Россия ислам институты мөгаллиме Рамил хәзрәт Гыйззәтуллин катнашты. Алар белән бергә гыйльми фикер алышу узды. Сөйләшү барышында ислам шәригате, фикъһе буенча ачыклык кертү таләп итүче мәсьәләләрне уртага салып фикер алыштылар. Камил хәзрәт Сәмигуллин Ибраһим Мөхәммәд Иса белән мәчет хөкеменә һәм икътикяф кылуга кагылышлы сораулар буенча сүз алып барды. Пакьстан кунагы шулай ук AAOIFI оешмасының стандартлары белән таныштырды, ислам икътисады, перспективалары, төрле илләр тәҗрибәсе турында сөйләде. Очрашу ахырында Камил хәзрәт кунакка “Хозур” нәшрияты бастырып чыгарган китапларны бүләк итеп бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы