Мөхтәсибәтләрдә спорт ярышлары гөрләде

22 апрель 2019 ел 12:07
Мөхтәсибәтләрдә спорт ярышлары гөрләде

Үткән ял көннәре спорт чараларына да бай булды. Әлеге чаралар шәһәр халкы арасында актив сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан оештырылды. Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте “Сәлам Рамазан” дип исемләнгән Спартакиада үткәрде. Әлеге чара мөхтәсибәткә керүче мәчет хезмәткәрләре һәм мәчеткә йөрүчеләр катнашында узды. Катнашучылар “Ярдәм” мәчете янәшәсендәге спорт мәйданчыгында көч сынашты. Программага 6 спорт төре кертелгән иде: дартс, урыннан ераклыкка сикерү, таяк тартышу, турникта тартылу, канат тартышу һәм эстафета. Шулай итеп, барлыгы 11 команда үзләренең чыдамлыкларын, көчләрен, осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтү буенча көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Ярдәм” мәчете командасы абсолют җиңүче булып танылды, икенче һәм өченче урыннарда “Җомга” һәм “Мәүлид” мәчетләре. Оештыручылар һәм катнашучылар әлеге Спартакиаданың Рамазан ае алдыннан үтүен һәм уразага рухи һәм физик яктан әзерләнергә ярдәм итүен ассызыклап уздылар.

Якшәмбе көнне Теләчедә мөселман командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар оештырылды. Әлеге ярышта Чистай мөхтәсибәте командасы ярымфиналда Түбән Кама районын җиңде. Аннары финалда Саба районы командасы белән очрашты һәм аны 3:2 исәбе белән отты. Беренче урын алган Чистай командасына спорт кирәк-яраклары алу өчен акчалата бүләк тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы