Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина узды

22 апрель 2019 ел 10:30
Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина узды

Кичә, Шәгъбан аеның 16 нчы көнендә, Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә алтынчы тапкыр еллык республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторинасы үткәрелде. Әлеге чара Татарстан Республикасы мәчетләр каршындагы курсларында укучылар арасында үткәрелде. Викторина үткәрүнең максатлары булып – традицион исламны һәм хәнәфи мәзһәбен популярлаштыру, шулай ук мөэминнәр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен районнар арасында гына түгел, республикакүләм дәрәҗәдә дә ныгыту тора. Быел “Гыйлем нуры”нда Казан, Алабуга, Чаллы шәһәре, шулай ук Әлмәт, Мөслим, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Лениногорск районнары командалары катнашты. Аларның белемнәрен Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм әлеге казыят имам-мөхтәсибләреннән торган компетентлы жюри бәяләде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге чараның шәрәфле кунагы булды.

Дүрт мөслимәдән торган һәрбер команда фикъһе, сира, ислам тарихы буенча сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Интеллектуаль викторина нәтиҗәләре буенча, абсолют җиңүче булып “Бәрәкәтле” командасы танылды. Әлеге команданы Казанның Идел буе һәм Вахитов районы мөхтәсибәте тәкъдим итте. Шулай итеп, күчмә кубок быел Татарстан башкаласына китте. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Әлеге чара төшке аш белән төгәлләнде.

Традиция буенча “Гыйлем нуры” уку сезонының төгәлләнүен символлаштыра. Шуңа бәйле рәвештә, һәр ел саен барлык мөгаллимнәргә һәм рухи остазларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Быелгысы ел да искәрмә булмады. Моннан тыш, Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь укыды һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы