Нәзарәт: «Хәләл-индустрияне үстерү мәсьәләсендә матди мәнфәгатьләр икенче планга күчәргә тиеш»

25 апрель 2019 ел 16:44
Нәзарәт: «Хәләл-индустрияне үстерү мәсьәләсендә матди мәнфәгатьләр икенче планга күчәргә тиеш»

Бу көннәрдә «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO 2019 күргәзмәсе уза. Бүген, Шәгъбан аеның 20нче көнендә, күргәзмә кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы тематик мәйданчыгы эшләде - «Дөнья сәүдәсен үстерү векторы буларак Хәләлне аккредитацияләүгә таләпләрне унификацияләү» дип исемләнгән сессия оештырылды. Чараны нәзарәтнең Хәләл стандартлары комитеты уздырды. Аның эшендә Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Төркиянең Хәләл аккредитацияләү берлеге рәисе Зафер Сойлу, “Глобаль стратегик мөнәсәбәтләр Мәккә Әл Мөкәррәмә Хәләл” (Согуд Гарәбстаны) директоры Әсәд Сәҗәд, Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль сәркатибе Ихсан Овют, Бөтендөнья Хәләл саммиты берлеге президенты (WHSC) Юнус Эте һәм башкалар катнашты. Сессияне «Хәләл продукция һәм хезмәтләр»не стандартлаштыру буенча техник комитетның җаваплы сәркатибе, ТР МДН Голәмәләр шурасы әгъзасы, Россия ислам институты проректоры Рөстәм Нургалиев алып барды.

Татарстан мөселманнары башлыгы исеменнән катнашучыларны аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул үзенең чыгышын билгеле Коръән аяте белән башлап җибәрде: «Барчагыз да бер булып, Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз!» («Әлү Гыймран» сүрәсе, 103 аять).

- Бу – Аллаһы Тәгаләнең мөселманнарны берләшергә һәм беренче урынга файда китерә торган яки исәп-хисапка корылган мәнфәгатьләрне түгел, ә бердәмлекне куярга чакыра торган күрсәтмәсе, - диде Илфар хәзрәт. - Хәләл аккредитация таләпләрен унификацияләү – Россия мөселманнары уртак көч белән ирешергә тиешле иң мөһим максатларның берсе. Бердәм стандартларны һәм нормаларны эшләү беренче чиратта төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче мөселманларны берләштерү, аларның тормышын җиңелрәк һәм уңайлырак итү ниятен күз уңында тотарга, ә матди мәнфәгатьләр икенче планга күчәргә тиеш. Хәләл-индустрияне үстерү мәсьәләсендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте нәкъ менә шушы принципка тугры кала. Бәлки, шуңа да Аллаһы Тәгалә безнең республиканы Россиядә бу өлкәдә алдынгы урыннарның берсенә лаек иткәндер.

Алга таба, фикер алышу темасының актуальлеген билгеләп, Илфар хәзрәт хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә Татарстан һәм Диния нәзарәтенең тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул искәртеп узганча, Татарстан илдә беренчеләрдән булып мөфтият көче белән Росстандартта «Хәләл системасы (Halal) - продукцияне һәм хезмәтләрне Ислам кануннарына туры китереп ирекле сертификацияләү системасы»н теркәде. Ун ел эшләү дәверендә республикада хәләл азык-төлек һәм хезмәтләрне сертификацияләү юнәлешендә зур тәҗрибә тупланды һәм Россиядә иң ышанычлы сертификацияләү оешмаларының берсе булган ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты комитеты булдырылды. Катгый таләпләр һәм намуслы эш ысуллары бәрабаренә комитет кулланучыларның ышанычын казанды, ил һәм төбәк халкының тормышын тәэмин итү стандартларын күтәрүдә стратегик яктан мөһим роль уйный.

Хәзерге вакытта комитетның сертификацияләнгән предприятиеләре реестрында 118 оешма бар. 2018 елда комитет предприятиеләренең 100% ы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Тест-Татарстан "РСМЦ" ЯАҖ вәкилләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүне уңышлы узды. Татарстанның Россиядә хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә алдынгы урыны шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия ислам институты каршында «Хәләл продукциясе һәм хезмәтләре»н стандартлаштыру буенча техник комитет төзү башлангычы белән дә ныгытылды. Илфар хәзрәт Хәсәнов үз чыгышында Россия экспорт юнәлешле хәләл предприятиеләренең күбесе халыкара мәйданга чыкканда, сертификацияләү процедурасын үзара тану һәм узу кыенлыклары белән очраша, дип билгеләп узды. Ахырда мөфти урынбасары хәләл аккредитацияләү таләпләрен унификацияләү өлкәсендә оптималь механизмнар формалаштыру кирәклеген тагын бер кат ассызыклады.

Хәләл өлкәсенә карата мөнәсәбәт турында сүз йөрткәндә, Рөстәм хәзрәт Нургалиев Изге Коръәннең түбәндәге атен китерде: «Аллаһы Тәгаләнең фазълы рәхмәтеннән сәүдә белән мал кәсеп итүегездә гөнаһ юктыр.» (2:198). «Бу аять мөселманнарга хаҗ вакытында сатып алу һәм сату тыелмавын аңлату өчен иңдерелгән. Ислам законлы акча эшләү ысулы буларак сәүдәне тыймый. Хәләлгә омтылуда, Аллаһының әмерен үтәргә теләүдә гөнаһ юк. Хәләл өлкәсендә Аллаһның ризалыгына ирешү иң мөһим принцип булырга тиеш», – диде ул.

Сессия барышында “Глобаль стратегик мөнәсәбәтләр Мәккә Әл Мөкәррәмә Хәләл” (Согуд Гарәбстаны) директоры Әсәд Саҗад хәләл сәнәгатенең дөнья базарындагы үзгәрүчән тенденцияләре, шулай ук әлеге тармакның туклану, фармацевтика һәм косметика, кием-салым һәм мода, туризм һәм сәяхәт, медиа, ислам финанслары һәм башка өлкәләрендә үсеш перспективалары турында җентекле аналитик белешмә бирде. «Хәләл продукциясе һәм хезмәтләре югары сыйфат белән аерылып тора, шуңа күрәбүген хәләлне мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә сайлый. Моны аңлаган хәлдә дөньяның барлык танылган брендлары да хәләл продукция җитештерүдә катнашырга омтыла», - дип аңлатты ул.  

Аккредитация процедурасының мөһимлеген ассызыклап, Төркия хәләл аккредитацияләү агентлыгы президенты Зафер Сойлу, бүгенге көндә күпсанлы аккредитацияләү һәм сертификацияләү оешмалары, шулай ук юу юнәлештә дәүләт һәм дәүләтара институтлар эшләвенә игътибар юнәлтте. «Аккредитация хәләл продуктлар һәм хезмәтләр стандартларының даимилегенә ышаныч бирә. Моннан тыш, ул бу төр продукциянең бәясен төшерүне тәэмин итә, чөнки җаваплы оешмалар тарафыннан әзерләнә торган тестлар җитешсезлекләрне бермә-бер киметә », – диде спикер.

Бөтендөнья Хәләл саммиты берлеге президенты (WHSC) Юнус Эте фикеренчә дә, хәләлне аккредитацияләү системасы мөселманнар өчен төп аспектларның берсе  булырга тиеш, чөнки «бу хәләл продукцияне дөнья базарында таныту мөмкинлеген бирә». Ул Төркия аккредитация органнарының бу өлкәдә башка илләр белән тәҗрибә уртаклашырга әзерлеге турында белдерде.

Сессиядә катнашучылар шулай ук халыкара мәйданда сертификацияләү процедурасын узу һәм үзара тану проблемалары турында фикер алышты һәм сертификацияләү органнары арасында хезмәттәшлек юлларын барлады.

Хәзерге көндә хәләл өлкәсендә илкүләм стандартларны булдыру иң актуаль һәм мөһим бурыч булып тора. 2017 елда Росстандарт каршында Россия ислам институты базасында  “Хәләл продукция һәм хезмәтләр” буенча 704нче техник оешты. Комитетның төп бурычлары – базардан фальсификацияле хәләл азык-төлекне, хезмәтләрне кысрыклап чыгару максатыннан, хәләл продукция җитештерү үзенчәлекләрен исәпкә алган норматив-техник база булдыру. Моннан тыш, комитет халыкара эшчәнлек алып баруны, шундый ук халыкара оешмалар тәҗрибәсен өйрәнү һәм Россиядә гамәлгә  кертүне күз уңында тота.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы